Питрәчле җәйге биатлон буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры булды
Рөстәм Мостафин яшүсмерләр арасында икенче урынны алды.
Киров өлкәсенең Киров-Чепецк шәһәрендә җәйге биатлон (спринт-кросс) буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Анда Ленино-Кокушкино авылыннан Казан олимпия резервы училищесы студенты, Татарстан җыелма командасы әгъзасы Рөстәм Мостафин икенче урынны яулады. Ул 17-18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында 4 километр дистанциядә ярышты. 17 яшьлек Рөстәм биатлон буенча РФ спорт мастеры нормативын үтәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia