Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчлеләр кабат соңгы минутларда җиңелде

Питрәчлеләргә ир-атлар арасында "А" төркемендә хоккей буенча ТР беренчелегенә ике көн дәвамында уйнарга туры килде.

25 мартта Байлар Сабасында төп уеннарның берсе булып узды, матч җиңүчесе өченче урынга дәгъвалады. Бу уен 7:6 исәбендә хуҗалар җиңүе белән төгәлләнде, алар җиңү алкасын матч бетүгә бер ярым минут калганда кертте.
Безнең хоккейчыларның бронза медальләре яулау мөмкинлеге булды, моның өчен алар үз бозларында теләчеләрне җиңәргә тиеш иде. Безнең егетләр бик тырышты, үз-үзләрен аямыйча көрәште. Хәер, матч барышында питрәчлеләр 1:2 һәм 2:3 исәбендә оттырдылар, әмма өченче периодта 4:3 исәбе белән алга чыктылар. Тик кызганыч... Көндәшләр ике һөҗүм ясап, алга чыкты, ә матч тәмамлануга ике минут калган иде. Һәм кабат соңгы минутларда җиңелү безнең команданы өченче урыннан мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса