Питрәчлеләр тхэквондо буенча призерлар булдылар
Спорт

Питрәчлеләр тхэквондо буенча призерлар булдылар

Кама Аланында И.Р. Ягъфәров истәлегенә тхэквондо буенча Түбән Кама районының ачык беренчелеге булып узды.

Келәмгә егетләр һәм кызлар чыкты. Дүрт питрәчле, комплекслы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре (тренер Рөстәм Холмирзаев) үзләренең яшь һәм авырлык категорияләрендә призлы урыннар яуладылар.
Баязит Ганиев һәм Сардор Муминов - икенче, Арсен Лягушкин һәм Арсений Сорокин ярышларның бронза призерлары булдылар.


спорт