Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчлеләргә февраль аена спорт календарен тәкъдим итәбез

Бу ай спорт чараларына бай. Кышкы спорт төрләре буенча бик күп ярышлар уздырылачак.

5 февральдә егетләр һәм кызлар арасында кышкы күп төрле ярыш буенча ДОСААФ призларына район ярышлары узачак. 12 февральдә кызлар һәм егетләр биатлон буенча ДОСААФ призларына көч сынашачак. 6 февральдә Питрәчтә ГТО буенча кышкы фестиваль ярышлары узачак.

13 февральдә Наратлыкта традицион «Россия чаңгы юллары-2021» узачак. 19 февраль көнне спорт мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-спорт уены узачак.

Питрәч спортчылары шулай ук республика һәм район дәрәҗәсендәге күп кенә ярышларда катнашачак. Бу - Идел буе федераль округы, Татарстан беренчелеге, чаңгы ярышлары, футбол, волейбол уеннары һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше