Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчтә хоккей буенча Татарстан беренчелеге финалы үтәчәк

Күп кенә питрәчлеләр спортның уен төрләренә өстенлек бирә. Моңа боз сараенда төрле дәрәҗәдәге турнирлар үткәрү ярдәм итә.

МИНИ-ФУТБОЛ. ФИНИШКА КҮП КАЛМАДЫ

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район беренчелегенә командаларның бары берничә тур гына үткәрәселәре калды. Узган атнада биш уен булып узды, алар алдагы тәртиптә төгәлләнде: "Феникс" - "Скиф" - 3:6, "Ак барс" - "Аякс" - 2:7, "Аврора" - "Арсенал" - 2:9, "Титан" - "Легион" - 3:2, "Олимп-2" - "Олимп" - 1:9.

Шул рәвешле, беренче урында "Арсенал" килә, ул үз активында 35 очкога ия, аннан ике очкога икенче урында килгән "Олимп" калыша, "Аякс" һәм "Ак барс" 30ар очко җыйды.

Һөҗүмчеләр арасында лидер булып элеккечә Алексей Ивановский ("Олимп") тора, ул барлыгы 48 баллга ия (30 туп кертте һәм 18 гол пасы бирде). "Арсенал"дан Вячеслав Смирновта 41 балл (26+15).

ХОККЕЙ. ТУРНИР АРТЫННАН ТУРНИР

Авыл яшьләре арасында хоккей буенча район беренчелеге дә ахырына якынлаша. Әлегә турнирда Питрәчнең "Соболь" командасы лидер булып тора, ул 12 очко җыйды, икенчедә - "Пестрецы-2" - 10 очко, өченче урында - "Теләче" командасы - 10 очко, 4. Кощак - 9 очко, 5. Күн - 8 очко, 6. Шәле, 7. Татар Тау Иле - 6шар очко, 8. Пимәр - 4 очко, 9. Ленино-Кокушкино - 2 очко, 10. "Бөркет" (Татар Казысы) - 0 очко.

"Пестрецы" ир-атлар командасы һәвәскәр лигада ("А"+"В" дивизионы) үз бозында өченче әйләнеш уен үткәрде һәм ТХПФ командасын 4:1 исәбендә җиңүгә иреште. Ул элеккечә өченче урында бара. Безнең командадан алка кертүчеләр: Сергей Мошков, Александр Сорокин, Рәсүл Хәлиуллин һәм Сабир Янов.

Өч көн дәвамында безнең боз сараенда 2010 елгы малайлар арасында ачык турнир үтте. Бозга алты команда чыкты. Яшь булуларына карамастан, хоккейчылар нәтиҗәле уен күрсәттеләр. Ә күп сандагы җанатарлар аларга уңышлар теләде.

Безнең "Пестрецы-2010" командасы (тренер Сергей Мошков) бары тик бер уенда гына, "Вятка" (Киров) командасын - 2:1 исәбе белән җиңде. Калган уеннарда "Ак барс-2" (Казан) командасына - 1:2 (буллитлар буенча), "Союз"га (Киров) - 2:8, "Челны" командасына (Яр Чаллы) - 1:4, "Легион-2"гә (Пермь) - 6:8 исәбендә җиңелде.

Нәтиҗәдә, питрәчлеләр бишенче урын алды. Беренчедә барлык уеннарда да җиңгән "Союз" командасы, икенче урынны пермьлеләр һәм өченчене казанлылар алды.

Инде бүген 2006 елгы егетләр арасында "А" төркемендә Татарстан беренчелегенә финал башлана. Питрәч бозына, республика чемпионы исеме өчен көрәшергә Чистай, Биектау, Кукмара, Лениногорск, Питрәч командалары һәм Казаннан "Зилант" командасы чыгачак.

Уеннар 7-11 мартта узачак, матчлар 9 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса