Питрәчтә мини-футбол буенча зональ турнир булып узды
Питрәч комплекслы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә интернат мәктәпләр арасында мини-футбол буенча зональ турнир булып узды, анда биш команда катнашты.
Питрәч командасы Байлар Сабасы командасын гына 4:2 исәбе белән җиңде һәм нәтиҗәдә бары дүртенче урын гына алды. Ә Болгар командасына - 1:5, Норлат командасына - 1:3 һәм турнирда җиңүче Яңа Кинерия (Арча районы) командасына - 1:5 исәбе белән җиңелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа