Питрәчтә төнге чаңгы ярышлары узды
Ярышларда 18 яшьтән узган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Җиңүчеләрне һәм призерларны «Вперед» газетасыннан дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр көтте.
Төнге чаңгы ярышларының уңай яклары бик күп. Бу офиста озын эш көненнән соң саф һава суларга, тын урман буйлап йөрергә һәм кичке табигать белән хозурланырга менә дигән мөмкинлек.
Шуңа күрә ярышларны нәкъ менә кичке вакытта наратлыкта яктыртылган чаңгы трассасында үткәрергә дигән карарга киленде.
Старт 18.00 сәгатькә билгеләнгән иде. Аңа кадәр катнашучылар чаңгыда йөреп, үзләрен сынап карады. Аларны чаңгы юлында мавыктыргыч ярышлар көтте. Хатын-кызларга - 3 километр, ә ир-атларга 5 километр араны узарга кирәк иде. Ярышларга районның төрле торак пунктларыннан килделәр Казаннан кунаклар да бар иде. Алар - Петр Лапшин һәм Илья Коршунов.
Без чаңгы ярышы турында интернет аша белдек. Трасса бик яхшы әзерләнгән. Чаңгы базасы да әйбәт, - диде алар.
Ярышларны район башлыгы Илһам Кашапов һәм «Татмедиа» АҖ «Питрәч-информ» филиалы җитәкчесе Ләйсән Мифтахова ачып җибәрде. Алар катнашучыларга җиңү һәм нык сәламәтлек теләделәр. Илһам Миңнеханович үзе дә чаңгыга басты.
Ниһаять, ярышларның баш хөкемдары Илшат Шәфигуллин старт бирде. Хатын-кызлар ике әйләнеш ясады, ир-атлар - өч. Бөтен ярышлар тамашачылар күз алдында диярлек үтте. Хатын-кызлар арасында финишка беренче булып Шәле авылыннан Гөлшат Кашапова килде, аның күрсәткече - 17 минут һәм 43 секунд.
Минем чаңгыга күптәннән, мәктәпне тәмамлаганнан бирле басканым юк, шуңа күрә бераз авыррак булды, шулай да рәхәтләнеп шудым, - ди җиңүче.
Питрәчтән Лилия Гатиатуллина аннан 2 минут һәм 5 секундка калышты. Моңа кадәр ул чаңгы ярышлары стартына өч тапкыр чыкты һәм барысында да икенче урынны алды. Ленино-Кокушкино авылыннан Ирина Илюхина бронза медаль яулады. Ул финишка Гөлшаттан 3 минут һәм 25 секундка калышып килде.
Ир-атлар арасында кискенрәк көрәш барды. Җиңүче соңгы метрларда билгеләнде. Ул - «Царево» торак комплексыннан Дмитрий Антипов, ул спорт мәктәбендә тренер булып эшли. Аның нәтиҗәсе 15 минут һәм 2 секунд.
Мин, әлбәттә, җиңүдән канәгать. Көндәшләр дә лаеклы иде. Төнге чаңгы ярышларының үзенчәлекле яклары бар, бик күп уңай эмоцияләр алдым, - ди Дмитрий Антипов.
Петр Лапшин аңа нибары ике секундка гына оттырды. Өченче призер - Илья Коршунов, ул җиңүчедән 39 секундка соңрак килде. Исегезгә төшерәбез, ике призер да – Казанда яшәүчеләр.
Бүләкләү тантанасы вакытында ярышларны баш оештыручы Илшат Гайсаров кулыннан кызыксындыру бүләген Шәле авылыннан Яна Гыйниятуллина алды. Әле күптән түгел генә әни булган. Шуңа да карамастан, ул барысы белән беррәттән чаңгыда дистанцияне чабып үтте һәм, нәтиҗәдә, дүртенче урынны алды.
Мин 9 яшьтән Казан шәһәренең профессиональ спорт мәктәбендә чаңгы белән шөгыльләндем. Беренче зурлар разрядым бар. Бәби тапканнан соң беренче тапкыр чаңгыга бастым. Үземне беркайчан да чаңгыда йөрмәгәндәй хис итәм, - ди Яна. Аның ире Фәнил ир-атлар арасында бишенче урынны алды.
Редакция чаңгычыларга, спорт мәктәбе һәм мәдәният бүлеге коллективына ярышларны уздыруда катнашулары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерә.
Илшат Гайсаров фоторепортажы ⬇️⬇️⬇️
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа