Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчтә Яңа ел алды волейбол турниры узды

Бу юлы турнир коронавируска каршы көрәштә вафат булган шәфкать туташы Дания Сәлимова истәлегенә багышланды.

Икенче мәктәпнең спорт залында авыл яшьләре арасында Яңа ел алды волейбол турниры узды. 

Тантаналы ачылыш вакытында Дания Фатыйховнаның олы кызы турнирны оештыручылар Роман Филипповка, Рөстәм Кәбилҗановка һәм район спортчыларына рәхмәт белдерде, алар куркыныч авыруга каршы көрәштә һәлак булган медицина хезмәткәрләрен искә алдылар.
Турнирда барлыгы җиде команда катнашты, алар ике төркемгә бүленеп, финалистларны билгеләделәр. Беренче төркемдә Янсуар, Колай, Шәле һәм Кибәк Иле, икенчедә - Богородск, Иске Шигали һәм Питрәч командалары уйнады.
Беренче ярымфиналда Янсуар һәм Иске Шигали командалары уйнады, анда көндәшләрен 2:0 исәбе белән җиңгән шигалилылар көчлерәк булып чыкты (барлык уеннар да бер команданың ике җиңүенә кадәр барды). Икенче ярымфиналда колайлылар кискен көрәштә Богородск уенчыларын 2:0 исәбе белән отты. 
Өченче урын өчен уенда янсуарлылар Богородск командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Колайлылар һәм Иске Шигали  уенчылары очрашкан финал  бик киеренке көрәштә узды, матч очкога гына барды. Нәтиҗәдә, колайлылар 2:0 исәбе белән җиңү яулады һәм Дания Сәлимова исемендәге кубокка ия булдылар. Командалар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Ярышларда катнашучылар, үз чиратында, турнирны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә мондый турнирларда катнашырга вәгъдә бирделәр. Турнирны үткәрү матур традициягә әйләнер һәм югары дәрәҗәдә узар  дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше