Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

РФ Дәүләт Думасы депутаты Питрәчтәге «Мишә» спорт комплексын шәхсән үзе бәяләде

Шулай ук ул спорт бүлеге вәкилләре һәм тренерлар белән аралашты.

Питрәч районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин булып китте. Ул Питрәчтәге яңа «Мишә» спорт комплексында булды.

Кунак өчен спорт һәм тренажер залы буенча экскурсия уздырдылар. Аннары ул яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчеләре белән аралашты, биредә шулай ук төрле спорт секцияләренең тренерлары да булды.

Рөстәм Галиулла улы билгеләп үткәнчә, спорт комплексында районда спорт юнәлешен үстерү өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. 

Шартлар яхшы, бүлмәләр зур. Әмма мондый заманча залларда да спортчылар үзеннән-үзләре барлыкка килмиләр. Булачак спортчыларны үстерү өчен алар белән эшләргә, тәрбияләргә, күп тренировкалар үткәрергә кирәк, - дип ассызыклады ул һәм Питрәч районының һәрвакыт үз спортчылары һәм аларның казанышлары белән дан тотуын билгеләп үтте. Алга таба да шулай булыр, дигән ышаныч белдерде. 

Ике катлы "Мишә"дә көрәш келәме, ринг, тренажер залы, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен зал бар. 

Районда спорт белән 27 меңнән артык кеше шөгыльләнә, бу халыкның 52 проценты дигән сүз. 114 спорт корылмасы исәпләнә, алар арасында 15 спорт универсаль мәйданчык, 7 хоккей тартмасы, 9 футбол кыры, 27 спорт залы һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше