Сабир бозга чыкса, гол керәсен көт тә тор
Хоккей егетләрнең иң яраткан спорт төрләренең берсе булды һәм шулай булып кала да. Боз сарайлары булса, үз вакытыңны ел әйләнәсе хоккейга багышларга була. Питрәчнең боз сарае беркайчан да буш тормый, бер турнир икенчесе белән алмашына. Хәзер, җәйге чорда, нигездә, тренировкалар бара, әмма тиздән хоккей баталиялары башланачак, ә трибуналарны җанатарлар тутырачак. Балалардан башлап ветераннар командаларына кадәр күп кенә турнирларда катнашалар. Безгә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән иң көчле командалар килә. Зур турнирларда спортчыларның характеры чыныга, осталыгы шомара.
Сабир Янов кечкенәдән хоккейга тугры, ул аңа гашыйк, бөтен көннәрен бозда үткәрергә әзер. Ул районның иң көчле хоккейчыларының берсе һәм Татарстанның соңгы чемпионатының "А" төркемендә иң яхшы һөҗүмче дип танылды. 22 яшендә Сабир Янов 2011-2012 елларда балалар командасы тренеры булып эшли һәм «Пестрецы-2006» командасы тренеры ярдәмчесе булып тора. Ә быел ул Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлады.
- Хоккей буенча мин соң, сигез яшьтә шөгыльләнә башладым, - ди Сабир. - Шәледә яшәгәндә, без җирле балалар белән кышкы каникулларны шулай уздырдык - уен кырын әзерләдек, моның өчен аны кардан чистарттык, ә аннары хоккей уйнарга керештек. Минем бабам Искәндәр миңа кәшәкә ясап бирде. Сүз уңаеннан, ул минем иң ышанычлы җанатарым, Питрәчтә оныгы катнашында бер генә уенны да калдырмый.
Бервакыт ул килә алмады, бу көнне мин хәлиткеч буллит кертә алмаган һәм безнең команда җиңелгән бердәнбер очрак булды. Әлбәттә, командада беркем дә үпкәләмәде, без барыбыз да спортның нәрсә икәнен аңлыйбыз, монда җиңелүләрсез булмый.
Гаиләбез белән Питрәчкә күчкәч, миңа тимераяк бүләк иттеләр, һәм мин даими рәвештә балалар шәһәрчегендә урнашкан хоккей мәйданчыгына йөрдем. Анда мине тренер Виктор Сорокин күреп алды һәм үз командасына чакырды. Хоккей белән мавыгуым шулай башланды да инде, спортның бу төрен мин бик нык һәм гомергә яраттым.
Сабир хәзер ир-атлар командасы лидерларының берсе, һөҗүм буенча иптәшләре Илшат Заһриев, Рамил Исхаков, сакчылар Константин Игнатьев һәм Александр Сорокин белән беренче бишлектә уйный. Тренер аларны иң җаваплы мизгелләрдә бозга чыгара һәм егетләр сынатмый.
Сабирның шәхси җанатарлары бар, аның уенын күзәтергә һәм команда өчен җан атарга Питрәчкә тамашачылар күп килә, алар егетләр артыннан республиканың башка шәһәр һәм районнарына да чыга.
Хәзер Сабир 77 нче номер астында уйный, элек 11 нче номер астында уйнаган.
- Минем яраткан хоккейчыларым Кирилл Капризов һәм Алексей Черепанов җиделек астында уйнады, кызганыч, Россиянең талантлы хоккейчыларының берсе Алексей Черепанов бик иртә якты дөньядан китте. Мин үз кумирларымның номерларын берләштерергә булдым, уңыш китерүче матур саннар килеп чыкты, - ди һөҗүмче.
Сабир боздан тупланган очколарсыз бик сирәк китә, һәр уенда ул алка кертә яки уендашларына гол пасы бирә. Әлегә аның рекорды - Татарстан беренчелегендә бер уенда өч гол һәм бер пас. Балалар командаларында голлар тагын да күбрәк була.
Сабир Янов шулай ук мини-футбол буенча район җыелма командасы әгъзасы, район беренчелегенең лидер-командасы - «Виктория» өчен уйный.
Без аңа тагын да матур голлар һәм уеннар телибез, җанатарларын яңа җиңүләр белән сөендерсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа