Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Шәледә балалар арасында чаңгы ярышлары узачак

Чара якшәмбе көнне, 12 февральдә узачак

Шәле авылының үзәк мәчете балалар катнашында «Чаңгы ярышлары-2023» үткәрәчәк.

Ярышларны 4-6 нчы сыйныф кызлары һәм малайлары ачачак, алар 1 километрда йөгерәчәк. Ә 2 км дистанцияне 7-8 сыйныф укучылары узачак.

- Ярышларның максаты - кышкы спорт төрләрен һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, - дип сөйләде мәчет имамы Тимур Латыйпов.

Чаңгы ярышлары тәмамлангач, мәчеттә бүләкләү тантанасы һәм чәй эчү узачак. Җиңүчеләрне грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр көтә. 

Ярышлар 9.30 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше