Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Шатлык» приюты балалары көрәш белән шөгыльләнә башлаячак

Бу республика гранты ярдәмендә мөмкин булачак

«Крепость» мәдәни-спорт клубы «Шатлык» приютында көрәш буенча дәресләр үткәрү өчен 320 мең сумлык грант отты. 

Әлеге акчага приютның спорт залына матлар, көрәш белән шөгыльләнү өчен җиһазлар, спорт формасы сатып алырга планлаштырабыз. Тренерның хезмәт хакы да сметага кертелгән. Хәзер егетләрнең мөмкинлекләре, спорт белән кызыксынулары күбрәк булачак, - дип белдерде «Крепость» спорт клубы директоры Алена Буздалова. 

Көрәш буенча дәресләр приютның үзендә үткәреләчәк. Ә менә ярышлар һәм атаклы спортчылар белән очрашулар «Крепость» спорт клубында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше