Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Шәле укучылары чаңгы ярышларында көч сынашты

Аларга медальләр, мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Шәле авылында мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Аларда барлыгы 20 бала катнашты. 7-8 сыйныфлар – 2 километр, 4-6 сыйныфлар 600 метр дистанция юл үтте. Укучылар авылда иң матур урыннарның берсендә шудылар, анда яхшы чистартылган чаңгы трассасы бар. 

Нәтиҗәдә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде ⬇

7-8 сыйныфлар:
1 урын - И. Әхмәтгалиев (4,13 сек.)
2 урын - И. Сөнгатуллин (14,36 сек.)
3 урын - И. Шаһвәлиев (17,45 сек.)

4-6 сыйныфлар:
1 урын - К. Әхмәтшин (5,26 сек.)
2 урын - Р. Хәмзин (5,27 сек.)
3 урын - И. Гайнетдинов (5,33 сек.)

1 урын - К. Гыйниятуллина (4,45 сек.)
2 урын - З. Хәйруллина (5,00 сек.)
3 урын - Д. Хәйруллина(5,48 сек.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше