СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Питрәчнең яшь хоккейчылары зур җиңү яулады
Узган атна спорт ярышларына бай булды. Кышкы уен төрләре дә тәмамланып килә, кайбер ярышлар инде тәмамланды.
2006 елгы яшүсмерләр арасында "А" группасында Идел буе Федераль округы беренчелегенең йомгаклау уенында Питрәчнең яшь хоккейчылары зур җиңүләре белән сөендерде.
ХОККЕЙ. БИШ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫЛАР
Биш көн дәвамында "Питрәч-Арена" боз сараенда ярышлар үтте, алты команда югарырак урын алыр, "А" группасында калыр өчен үзара көч сынашты. Безнең хоккейчылар ярышларның беренче көнендә Самарадан "Комета" командасын 6:1 исәбе белән, икенче көнне киеренке көрәштә Түбән Камадан "Нефтехимик" командасын 5:4 исәбенә җиңде. Аннан соң Яр Чаллыдан "Челны" командасын коры исәп - 4:0 исәбе белән җиңү яулады. "Рубин" командасыннан (Кузнецк, Пенза өлкәсе) көндәшләре дә аларның һөҗүмнәренә каршы тора алмады, безнекеләр аларны 9:1 исәбе белән тар-мар итте.
Шулай килеп чыкты, "Пестрецы" һәм "Самара" (Оренбург) командалары арасындагы соңгы матч хәлиткеч булды, уенда җиңүче бөтен турнирның җиңүчесе булды.
Уен бик иртә, иртәнге сәгать 8дә үк башланды, безнең көндәшләрнең Оренбургка китәсе бар бит.
Беренче периодта питрәчлеләр көндәшләр капкасына өч алка кертте. Аннары уен бераз тынычрак барды, көндәшләр голлар алмашты, уен 4:1 исәбе белән тәмамланды. Бу җиңү безнең хоккейчыларга беренче урын алып килде. Калган командалар түбәндәгечә билгеләнде: 2. "Нефтехимик", 3. "Сарматы", 4. "Рубин", 5. "Челны", 6. "Комета". Питрәч командасы уенчысы Никита Кузьмин турнирның иң яхшы һөҗүмчесе итеп танылды, аның исәбендә барлыгы 9 алка.
Шулай итеп, "Пестрецы-2006" командасы (тренер Виктор Сорокин) өченче турның җиңүчесе булды. Турнирда безнең хоккейчылар җиденче урында, шуны әйтергә кирәк, Питрәч командасы Идел буе Федераль округы беренчелегендә катнашкан бердәнбер авыл командасы иде.
ИР-АТЛАР ӨЧЕНЧЕ УРЫНДА
Инде хәбәр иткәнебезчә, Питрәчнең ир-атлар командасы Татарстан беренчелегендә соңгы ике уенда җиңелде һәм призерлар өчлегенә кермәде. Әмма ачыкланганча, соңгы тур алдындагы безнең хоккейчылар белән уенда "Тимерхан" (Байлар Сабасы) командасы ярышлар регламентын бозган һәм аларга техник җиңелү билгеләнгән, шулай итеп, питрәчлеләр өченче урын алды.
ФИЗКУЛЬТУРА ҺӘМ СПОРТНЫ ҮСТЕРЕРГӘ КИРӘК
Узган атнада район хакимиятенең зур залында район спорт активы конференциясе үтте. Анда район башлыгы Илһам Кашапов, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, тренерлар, физкультура укытучылары катнашты.
Районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырылган: яңа спорт объектлары төзелә, тиздән бассейн ачылачак. Шунысы куандыра, районда спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр елдан-ел арта гына бара.
Иң популяр спорт төрләре булып хоккей, мини-футбол, единоборство төрләре, чаңгы, җиңел атлетика тора. Ә менә волейбол, баскетбол кебек спорт төрләре соңгы елларда үзенең популярлыгын югалтты, районда ел дәвамында авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары арасында бары тик берничә турнир гына үткәрелде. Питрәчлеләр баскетболны аеруча да ярата иде, Шәледә, Кощакта, Ленино-Кокушкинода, Питрәчтә турнирлар үтә иде. Шулай ук берничә спорт төре буенча кышкы спартакиада популяр иде, алар барлык зур торак пунктларда чиратлап үткәрелә иде.
Район спорт активын башка проблемалар да борчый, бу район үзәгендә футбол кыры, мәктәп һәм балалар бакчалары янәшәсендә футбол мәйданчыклары, спорт инвентарьләре юк.
Конференциядә, барлык җитешсезлекләрне бергәләп тәртипкә китерергә, спорт чараларын күбрәк үткәрергә, физкультура һәм спортка күбрәк кешене җәлеп итәргә, дигән карарга киленде. Шулай ук төрле дәрәҗәдәге ярышларда югары урыннар яулаган спортчыларны хуплау тәкъдиме белән чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа