Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Стартта – җиңелатлетчылар

Наратлык стадионында мәктәп укучылары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган җиңел атлетика буенча район беренчелеге уздырылды. Стартка районыбыз мәктәпләреннән һәм ПЛ-93 тән 150 дән артык укучы басты.

Җиңел атлетиканы спорт патшабикәсе дип атыйлар. Ул бөтен дөньяда иң яраткан спорт төрләренең берсе санала. Сәламәтлеген ныгытучылар өчен ул менә дигән чара.
Безнең районда да әлеге спорт төре белән яратып шөгыльләнәләр. Бик күп бәйгеләр үткәрелә. Бу юлы яшь спортчылар район беренчелеге өчен көч сынашты.
Беренче булып стартка йөгерүчеләр чыкты. 100 метр дистанциядә 1 нче урынны Алсу Мифтиева (Богородск) һәм Максим Алтынов (Иске Шигали) алды. 400 метр дистанциядә иң яхшылар Елена Малова (Керәшен Сәрдәсе) һәм Радмир Закиров (Ленино-Кокушкино). 800 метр дистанциядә 1 нче урынны Мәдинә Сәидова (Ленино-Кокушкино), Алмаз Хәсәнов (Татар Тау Иле) алды. Иң озын дистанциягә бары егетләр генә йөгерде.
1500 метр дистанциядә финиш сызыгын беренчеләрдән булып Татар Тау Иленнән Ришат Галәвиев узды. Кызлар һәм егетләр арасында эстафетада Шәле командасы җиңү яулады.
Дискоболлар арасында иң ерак атучылар Василий Яковлев (Янсуар) һәм Ксения Кудрявцова (Ленино-Кокушкино). Сөңгене иң еракка атучы - Шәле егете Фәнил Гыйниятуллин булды, кызлар арасында Ленино-Кокушкинодан Карина Губаева җиңде. Ядрә ыргытуда Азат Сәйфетдинов (Шәле) һәм Ксения Кудрявцева (Ленино-Кокушкино) җиңүче булды.
Озынлыкка сикерү буенча кызлар арасында - Карина Губаева, егетләр арасында Артем Шишканов җиңде.
Гомумкоманда зачетында Ленино-Кокушкино командасы 1 нче урынны (тренерлар Вәкил Әхмәтҗанов, Владимир Авдеев), 2 нче урынны Шәле һәм 3 нче урынны районның 1 нче мәктәп командасы алды.
Җиңүчеләр диплом һәм медальләр, ә җиңүче команда күчмә кубок белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X