Турнир мавыктыргыч һәм нәтиҗәле булды
"Питрәч-Арена" боз сараенда 2006 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы көненә багышланган хоккей турниры булып узды.
- Без Татарстанда беренче тапкыр, - ди Барнаулдан Юлиана Корпусова. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында телевизор аша Казанны күрдем һәм бик тә биредә булырга теләдем, һәм менә хыялым чынга ашты. Без анда экскурсиягә барып кайттык, Питрәчтә дә булдык. Сездә бик матур, кешеләр дә ягымлы. Безнең командага бар да ошады. Дөрес, без барлык матчларда да җиңелдек һәм соңгы урынны алдык, шулай да, бик көчле командалар белән уйнадык, зур тәҗрибә алдык һәм мондый мавыктыргыч турнир өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез.
Алдан көтелгәнчә, беренче урынны "Ак барс" (Казан) алды, ул барлык командаларны, шул исәптән, питрәчлеләрне дә зур исәп аермасы белән тар-мар итте, казанлылар безнекеләрне 21:0 исәбенә җиңде. Әмма күңелсезләнергә кирәкми, әле бар да алда. Бу балалар хоккее, официаль турнирларга кадәр әле вакыт бар, тренерлар дөрес нәтиҗәләр ясаячак, һәм безнең егетләр кабат мавыктыргыч хоккей күрсәтер дип өметләнәбез. Казанлылардан тыш, безнең егетләр "Сарматы" (Оренбург) - 4:5 исәбенә оттырдылар, "Ягуар" (Кукмара) - 8:3, "Алтай" (Барнаул) - 5:1, "Орлан" (Стәрлетамак) - 5:4 (буллитлар буенча) командаларын җиңделәр.
Нәтиҗәдә, питрәчлеләр өченче урында, "Сарматы" командасы - икенче.
Иң яхшы капкачы булып Никита Черепанов ("Сарматы"), иң яхшы сакчы булып Владислав Пушков ("Пестрецы"), иң яхшы һөҗүмче булып Эмиль Абдеев ("Орлан") һәм иң яхшы бомбардир булып Иван Самойлов ("Ак барс") танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia