Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Универсиада – халык өчен зур бәйрәм ул

Казан мэры Илсур Метшин матбугат конференцияләренең берсендә: " Универсиада халык өчен оештырыла. Шуңа да спорт ярышларын күрсеннәр өчен бөтен мөмкинлекне тудырырга кирәк. Халык бәйрәм итсен, ял итсен", - дигән иде. Чыннан да, башкалабызны танырлык түгел бүген! Яңа спорт корылмалары, социаль объектлар бик күп төзелгән. Безнең Питрәч үзешчәннәре дә 10 июльдә...


Без иртәнге сәгать 8дә район хакимияте бинасы каршыннан ап-ак уңайлы өч автобус, берничә җиңел машинадан торган колонна булып кузгалып киттек. Бер сәгать дигәндә, без инде Казанда идек.
Чыгыш ясаячак "Универсиада парк"ына кергәндә безне - 270 кешене - икешәрләп бастырып, тикшереп керттеләр: кесә телефоннарын, сумкаларны карадылар. Исерткеч эчемлекләр, салкын корал, кисә торган әйберләр юклыгын да карадылар. Аларны алып керү катгый тыела икән. Һәрберебезгә яшел кәгазь балдаклар биреп чыктылар. Аларны кулга ябыштырдык. Нәкъ кошларны балдаклаган кебек итеп хис иттек үзебезне. Кемнең кая барганын, ни эшләгәнен шул тамгага карап билгелиләр. Шулай итеп 4-5 кеше тәртип сакчысы булып, постта тора.
Парк Кремль астындагы мәйданга - Казанка елгасы буена урнашкан икән.
Башта андагы матурлыкка исебез китте. Россиянең барлык почмакларыннан, бигрәк тә Башкортстаннан һәм үзебезнең республикадан милли халык промыселлары эшләнмәләре бик күп тәкъдим ителгән. Монда күз явын алырлык өс киемнәре дә, читек-кәвеш, кәләпүш, калфак, бизәнү әйберләре, агач тамырларыннан, балчыктан, металлдан нәфис итеп ясалган төрле формадагы көнкүреш әйберләре, беседкалар, матрешкалар, татар курчаклары, бөтиләр... Кыскасы, кем нәрсә ярата, шуны сайлап ала. Мин үзем күптән ымсынып йөргән бизәкле татар беләзеге алдым. Кыйммәт тә түгел икән. Биредә бер киосктан "Универсиада көндәлеге" (Вестник Универсиады" газетасын тәкъдим итеп торалар. Балалар өчен төрле аттракционнар, тамак ялгап алырга махсус урыннар ясап куелган. Бер читтә хәтта биобәдрәфләр дә тезелеп тора. Бар да халык уңайлыгы өчен эшләнгән. Рәхәтләнеп тамаша кылып, ял итеп тик йөр.
Безнең район делегациясен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тамаша залына урнаштырдылар. Бераз ял иткәч, репетиция башланды. Аннары төшке аш. Сәгать 2дә кече сәхнәдә сәгать ярымлык концерт программасы күрсәтелде. Ә кичке 6да зур сәхнәдә питрәчлеләр күрсәтмә чыгыш ясады. Яшь талантларыбыз, күпсанлы дәрәҗәле конкурслар да җиңүчеләр Зөлфәт Габдулин, Игорь Дмитриев, Ләйсән Шакирова, Лия Шәйдуллина, "Восторг" триосы, "Гретто", "Пластилин" хореография коллективлары, татар, керәшен, рус фольклор ансамбльләре казанлыларга, кунакларга иң яхшы номерларын күрсәтте. Бу тамашаның матурлыгын, эчтәлеклелеген сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел. Русчалатып, "грандиозное выступление" дип әйтергә мөмкин. Ул концерт костюмнары, ул йөз-кыяфәт, дәртле җырлар, ялкынлы биюләр! Бар да халык күңелен күтәрү өчен бит!
Безнең шулхәтле күп кешелек коллективны, программаны карап торган Лениногорск үзешчәннәре көнләшеп тә куйды.
- Бездә киемнәр дә сезнеке кебек затлы түгел, талантларга да игътибар кимрәк, - дидедәр. Лениногорскилылар 150 кеше килгән иде бәйрәмгә. Алар иртәнге дүрттә үк юлга чыккан булганнар. "Мордовушка" фольклор ансамбле артистлары шактый ук арыганнар иде. Алар мордва, чуаш, татар, рус җырларын, биюләрен күрсәтте.
Бераз ял итеп алган арада без, "Җәүһәр" кызлары, паркта йөреп кердек. Казанка буена да төшеп мендек. Бөтен халык елмая, шат күңелле, бер-берсенә ягымлы. Бер сүгенүче, тупас сүзәйтүче ишетелми. Һәммәсе дә Универсиада шаукымына бирелгән, рәхәтләнеп ял итә, күңелен күтәрә.
Әнә, Бразилия кызы белән бер егет тә килгән. Алар безнең татар көйләрен, костюмнарын, моңнарын тыңлый, гореф-гадәт, йолаларыбыз белән таныша.
- Казан бик матур, сез дә бик чибәр, - диде негр кыз.
Ул Казанда укучы студент булуын әйтте. Татарча "Рәхмәт" сүзен генә белә. Русчасы әйбәт чыга.
Янындагы егет аңа безнең әйткәннәрне тәрҗемә итеп торды.
Паркта кичен Самара, Оренбург шәһәрләреннән килгән үзешчән яшьләр халыкның, яшьләрнең күңелен күтәрә икән. Цирк та эшли .
- Без бирегә июнь ахырында ук килдек. Көн саен мәдәни программа тәкъдим итәбез. Биибез, җырлыйбыз, - ди чибәр кызлар. Алар "Заречье" лагеренда куна икән. Казаннан 20 минутлык юл диделәр. Кызлар да Казаныбызны яраткан.
Ә казанлылар үзләре Универсиадага сөзенеп бетә алмый дигән фикер калды миндә. Бер апа көн дә паркка төшүен, телевизордан спорт ярышларын каравын әйтте. Алдан билет алмаган булган. Хәзер билет юк ди. Әле кич кенә килендәшем белән сөйләшеп алдым. Ул да Чаллыдан кунакка килгән сеңлесе белән волейбол ярышларына барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса