Волейбол буенча район чемпионатының бишенче туры уеннары узды
Дүртенче турдагы кебек үк алар да кискен көрәштә узды.
Волейбол буенча район чемпионатының бишенче туры уеннары узды.
"Факел" командасы "Богородск"ны 2:1 исәбе белән җиңде. Шундый ук исәп белән тагын ике уен тәмамланды: "Иске Шигали" "Янцевар"ны, ә "Кулаево" Шәленең "Юниор" командасын җиңде. Питрәчнең «Олимп» командасы «Кобяково»ны 2:0 исәбенә отты һәм өч очкога лаек булды.
Бу турда турнир лидеры - Шәледән "Легион" ял итте. Шуңа да карамастан, алар 11 очко белән турнир лидерлары булып кала, икенче урында «Кулаево» - 9, «Янцевары» һәм «Факел»ның исәбендә - 7әо очко, «Олимп»ның - 6, «Юниор» һәм «Богородск»ның - 5әр очко, «Кобяково»ның 4 очкосы һәм «Иске Шигали»ның өч очкосы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа