Волейбол буенча район чемпионаты ахырына якынлаша
Турнирның ике лидеры көч сынашты
Фото: © Илшат Гайсаров
Волейбол буенча район чемпионатында тагын бер тур үтәсе калды.
Соңыннан алдагы турда турнирның ике лидеры – «Легион» (Шәле) һәм «Богородское» командалары уйнады. Көрәш киеренке булмады, нәтиҗәдә шәлелеләр 3:0 исәбе белән ышанычлы җиңүгә ирештеләр.
«Дружба» (Питрәч) «Кобяково» командасына 3:1 исәбенә оттырды. Турның тагын бер уены шундый ук исәп белән төгәлләнде – «Олимп» «Старое Шигалеево» командасыннан көчлерәк булды.
Турнир таблицасы:
1. «Легион» - 47 очко
2. «Богородское» - 44
3. «Дружба» - 42
4. «Старое Шигалеево» - 36
5. «Олимп» - 33
6. «Кобяково» - 30
7. «Юниор» (Шәле) - 1
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа