Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь Питрәч хоккейчысы беренче турнирда ук 19 алка кертте

Язмамның герое Илья Фитисовка унике яшь генә, шуның сигез елында инде тимераякта басып, хоккей уйный

- Миңа 4 яшь булганда, әтием Сергей Александрович мине хоккей секциясенә алып килде. Миңа шунда ук тимераякта шуу һәм яшьтәшләрем белән алка артыннан чабу ошады. Беренче тренерым Сергей Мошков мине үзәк һөҗүмче һәм «Пестрецы-2010» командасы капитаны итеп билгеләде, – дип сөйли Илья.

2017 елда бу команда беренче тапкыр Зәйдә узган турнирда катнашты. Финалда питрәчлеләр «Челны» командасы белән уйнадылар һәм кискен көрәштә 5:4 исәбе белән җиңделәр. Көндәшләр капкасына хәлиткеч бишенче алканы матч азагына кадәр 2 минут кала Илья кертте. Барлык 5 гол да команда капитаны исәбендә иде. Ул бу турнирда 19 (!)алка кертте һәм   турнирның иң яхшы уенчысы һәм бомбардиры дип табылды.

– Бу беренче турнир миңа гомер буе исемдә калачак. Башка уңышлар да булды. Әле булыр дип өметләнәм, әмма бу җиңү иң кадерлесе булып кала, – диде спортчы.
Аны партнерлар да, көндәшләре дә хөрмәт итә һәм яраталар. Чөнки ул уенчыларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм тренерның беренче ярдәмчесе. Хәзер аларның командасын Илдар Таҗетдинов һәм Сабир Янов җитәкли.
Бу команда төрле дәрәҗәдәге призлар яулады, Мәскәүдә узган турнирда 2 тапкыр катнашты, анда илнең иң көчле командалары белән көч сынашты. 

Илья даими рәвештә Салават Хәйриев һәм Тимур Абдрахманов белән һөҗүмчеләр өчлегендә уйный, алар бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар һәм көндәшләренә куркыныч көч булып торалар. Илья үзе дә күп кенә призларга ия, ул үз яшендәгеләр арасында Татарстанның иң яхшы һөҗүмчесе дип танылды. 
Ул танылган хоккейчы, өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе, «Ак барс» капитаны Данис Зарипов белән очрашуны истәлекле мизгелләрнең берсе дип атады. Ул чакта Илья һәм аның командасы  легенда кулыннан бүләккә хоккей кәшәкәләре алды. Илья ЦСКА өчен җан атуын әйтте. Аның кумирлары - Кирилл Капризов һәм Сабир Янов. 

«Пестрецы-2010» командасының инде тренировкалары башланды, тиздән уеннар башланачак. 10 сентябрьдә Новочебоксарскида Идел буе федераль округының беренче уеннары узачак. Командалар әлегә үз капитаныннан башка гына шөгыльләнә. Кызганыч, Илья травма алган, ул инде күңеле белән бозга чыгарга омтыла.
Яшь хоккейчының иң төп җанатары - әнисе. Надежда Владимировна команда белән бергә илнең уннан артык шәһәрендә булып кайткан инде. Аны командадагылар икенче әниебез дип йөртәләр һәм хөрмәт итәләр.
– Балаларыбызның чын ир-атлар спорт төрен сайлавына мин бик шат.  Без һәрчак алар белән һәм алар өчен җан атабыз. Җиңүләр дә, җиңелүләр дә була, әмма бер нишләп булмый, бу спорт, - ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса