Питрәч шахматчылары ике адым алдан уйлап эш итәргә өйрәтәләр
«Мишә» спорт комплексында шахмат-шашка турниры узды. Ярышларда төрле торак пунктлардан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм әтиләр Советлары катнашты. Барлыгы 150гә якын кеше.
Турнир 1969 елдан 2009 елга кадәр Питрәч авылы мәктәпләрендә инглиз теле укыткан Артур Кадыйров истәлегенә багышланган иде. Ул буш вакытларында һәрчак шахмат уйнаган, күршеләрен өйрәткән, түгәрәк алып барган.
Бу кеше безнең районда шахмат хәрәкәтенә нигез салучы, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.
Артур Ганиевич тормышта, шахматтагы кебек үк, һәрчак ике адым алда барган кеше генә уңышка ирешә, дип саный.
Бүген балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә шахмат зоналары оештырылды. Балалар буш вакытларында фигуралар һәм аларның йөрешләре белән танышалар, төп кагыйдәләргә өйрәнәләр, ә аннары инде яшьтәшләре белән парлап шөгыльләнәләр. Күпләр шахмат тактасы артында мәгариф учреждениеләрендә генә түгел, өйдә дә утыра.
Мәктәптә махсус түгәрәк бар, анда сыйныфташларыбыз белән даими шөгыльләнәбез. Аннары кичләрен бөтен гаиләбез белән уйныйбыз, - ди Колай авылыннан Амелия Меркиязова.
Турнирда ул 1-4 сыйныф укучылары арасында икенче урынны яулады.
Укучылар арасында шахмат бәйгесе барды, ә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр шашка буенча көч сынаштылар. «Айгөл» балалар бакчасыннан Александр Аккуратнов призер булмаса да, ярышларга нык әзерләнүен әйтте.
Кичә генә өйдә әти белән шөгыльләндем, һәм җиңдем. Ә бүген әби белән уйнадым, ул җиңде. Бу уен миңа барыбер ошый, мин еш кына «дамка» булуга ирешәм. Бу иң көчле фигура, ул көндәшнең барлык фигураларын да ота ала, - дип аңлата Саша.
«Айгөл»дә түгәрәк сентябрьдә ачылды, анда 5-6 яшьлек 10 бала йөри. Аны Ирина Мөхәммәтҗанова алып бара.
Барысы да уен белән бик мавыгып шөгыльләнә. Мөгаен, бу баланың кызыксынуына, аның талантына һәм сәләтенә бәйле. Әмма үзара ярышларны бик теләп оештыручылар да бар, - дип уртаклашты ул.
Алексина Светикова тәҗрибәлерәк уенчылар белән беррәттән да көч сынашты. Ул «Царево» торак комплексында яңа «Росток» балалар бакчасында тәрбияләнүче, әлегә анда махсус түгәрәк юк. Шулай да кайвакыт төркем эчендә дәресләр уза.
Мин күптән шашка уйныйм инде. Мине әти өйрәтте, - диде Алексина.
Ярыш нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында беренче урынны Сәлим Абдрахманов («Бәләкәч») һәм Зәйнәп Халикова («Золотая рыбка») алды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында Леонид Наумов (Богородск) һәм Элина Мингалиева (Яңа Шигали) җиңде. 5-8 сыйныф укучылары арасында Айнур Мәхмүтов (Яңа Шигали) һәм Диләрә Кәримова (Кибәч) иң яхшылар дип табылды. Ильяс Хәмзин (Шәле) һәм Эльвина Зәйнетдинова - 9-11 сыйныф укучылары арасында лидерлар. Район башлыгы Илһам Кашапов барлык призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа