Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Үз бозларында ике җиңелү

Узган ял көннәрендә "Питрәч-Арена" боз сараенда чираттагы уеннар үтте. Безгә Бөгелмә һәм Казан хоккейчылары кунакка килгән иде.

Арысланнар тырнакларын күрсәтте

Бозга беренче булып 1999-2000 елгы яшүсмерләр командалары чыкты. Безнең команда Бөгелмәдән "Арыслан"ны кабул итте.
Уен башында кунаклар капкачысы үз капкаларына гол кертте һәм шунда ук башка капкачыга алыштырылды. Питрәчлеләр исәптә алга китте. Озакламый кунаклар исәпне тигезләп кенә калмады, алга да чыкты.
Икенче период питрәчлеләр өстенлеге белән барды, алар исәпне тигезләде - 2:2. Өченче период кунаклар һөҗүме белән үтте. Алар дүрт алка кертте. Нәтиҗәдә, "Арыслан" 6:2 исәбе белән ышанычлы җиңүгә иреште.
Кызганыч, бу көнне питрәчлеләр сүлпән уйнады. Гол кертү мөмкинлекләре дә бар иде, әмма... Ә менә 5 сәгать буе юлда килгән кунаклар, киресенчә шәп хоккей күрсәтте һәм безнең егетләрне җиңүгә иреште.

Аждаһалар тешләрен...

Район ветераннар җыелма командасы да "Любитель 40+" дивизионында һәвәскәр командалар арасында Бөтенроссия фестивале төбәк сайлап алу ярышлары кысаларында чираттагы уеннарын үткәрде.
Безгә кунакка "Казанские драконы" командасы килде. Алар - Бөтенроссия фестиваленең Россия чемпионнары, узган ел Сочида финал уеннарында ышанычлы җиңү яулаган. Безгә чемпион командалар сирәк килә. Шунысы кызганыч, "Казанские драконы" командасы белән уенны карарга унлап кына кеше килгән иде. Кунаклар командасы питрәчлеләрдән күпкә көчлерәк булса да, уен кызык үтте. Казанлылар 18 нче минутта гына исәпне ача алды, аңа кадәр безнекеләр үз капкаларын ышанычлы саклады. Аннары тәҗрибә өстен чыкты, питрәчлеләр капкасына бер-бер артлы алка "яуды" гына. Нәтиҗәдә, аждаһалар 11:0 исәбе белән зур җиңү яулады. Шулай итеп, беренче турларда ике җиңүдән соң питрәчлеләр беренче уенда җиңелде.
Уеннан соң командалар истәлек рәсеменә төште. Аз сандагы җанатарлар аларны матур уен өчен алкышлар белән озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса