Авыл хуҗалыгы тег белән яңалыклар
-
Районда 439 ат исәпләнә, иң күбе Кибәч авылындагы Золиннарның крестьян фермер хуҗалыгында
Аларда әлеге йорт хайваннары 2010 елда барлыкка килгән. Ун баштан башлаганнар, ә бүген аларның саны 150гә җиткән. Баш саны тиз арткан, чөнки ат ел саен тайлый.
-
Колай авылы терлекчеләре үз бурычларын уңышлы үти
Без районның алдынгы хуҗалыкларының берсендә – «Агролак-К» ҖЧҖдә булып кайттык.
-
Аграрийлар финиш сызыгына чыктылар
Урып-җыю эшләре башланган чорда һава шартлары игенчеләрне бик куркытты. Бәхеткә, хәзер кояшлы җылы көннәр тора. Иртә таңнан кичкә кадәр басуларда моторлар тавышы тынмый. Аграрийлар тырышып эшли, уҗым культураларын урып-җыю һәм чәчү эшләре ахырына якынлаша. Шулай ук терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Тиздән силос сала башлаячаклар, басуларда кукуруз уңды.
-
“Уңышны җыеп алу өчен көне-төне эшләргә әзербез”
Быел җәй безне кояшлы һәм аяз көннәре белән бик сөендермәде. Аеруча мондый һава торышы аграрийларны борчыды, чөнки туктаусыз яуган яңгырлар уңышны җыеп алуга комачаулады. Күптән көтелгән матур көннәрдә басуларда куәтле комбайннарның, КамАЗларның һәм башка техниканың моторлары тавышы бер минутка да тынып тормый. Кыска гына вакыт эчендә районда уңышның яртысыннан артыгы җыеп алынган, ә кайбер хуҗалыкларда урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында тора.
-
Һәр көн алтынга тиң
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Питрәч районында булды. Эш сәфәре барышында министр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кырларын карады, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
-
Игенчеләрнең хезмәт ярышы дәвам итә
Бу көтеп алынган кояшлы көннәрдә район комбайнчылары иген басуларына чыкты һәм тулы куәткә эшлиләр. Район халкы мул уңыш үстергән һәм бүгенге көндә аны ббөртекләп, кадерләп җыеп алучы кешеләрнең исемнәрен белергә тиеш. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, урып-җыю алдынгылары үз позицияләрен бирми.
-
Урып-җыю лидерлары билгеле булды
Озак көткән кояшлы көннәр башланды. Урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы, район хуҗалыклары комбайнчылары һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлык ресурсларны урып-җыюга җәлеп итте. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар арасында хезмәт ярышының беренче лидерлары да билгеле.
-
Табигать быел игенчеләрне янә сыный
Яңгырлы һава торышы быел әле игенчеләргә урып-җыюны тулы куәткә алып барырга мөмкинлек бирми. Туктаусыз явып торган яңгырлар аграрийларны гына түгел, бөтен авыл халкын борчуга салды. Ашлык өлгерде, әмма аны, артык дымлы булу сәбәпле, җыеп алып булмый. Комбайнчылар һәм барлык кирәкле техника уракка әзер һәм үз сәгатьләрен көтә. «Агролак» ҖЧҖда аяз көннәрне көтеп кенә торалар, һәм шундый кояшлы көннәрнең берсендә уҗым арышын турыдан-туры суктыруга чыктылар.
-
Районның күпчелек хуҗалыклары урып-җыюга кереште инде
Район буенча бүгенге көнгә барлыгы 4700 гектар (гомуми мәйданы 27918 гектар) ашлык урылган, 11730 тонна суктырылган. Гектардан уртача уңыш чыгышы 25 центнер тәшкил итә.
-
Питрәчнең ике авыл хуҗалыгы кооперативы грантка ия булды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кооперативлары конкурсына йомгак ясады.
-
Питрәч районында шәхси хуҗалыкларда эре мөгезле терлекнең артуы күзәтелә
2017 елда аларның саны 34 кә арткан һәм 6024 баш тәшкил иткән. Шуларның 1150 се сыерлар. Монда Шәле авылы халкының өлеше зур.
-
Питрәчле грант отып, үз эшен башлаган
Терлекчеләрнең хәзер бик җаваплы вакытлары. Хуҗалыкларда сыерларның бозаулау чоры. Төп максат - аларны саклап калу. Нәкъ бу юнәлештә бүген уңышлы гына Питрәч районының яшь фермеры 20 яшьлек Эмиль Байгилдин эшләп килә.
-
Районда авыл хуҗалыгы семинары үтте
Югары нәтиҗәле сыер таналарны үстерү технологияләре белән Питрәч районы терлекчеләрен таныштырдылар. Әлеге тема буенча районда авыл хуҗалыгы семинары үтте.
-
Районда азык әзерләү финиш сызыгына җитә
Питрәч районы хуҗалыкларында азык әзерләү процессы тәмамланып килә. Гаврилов исемендәге агрофирмада да бу эшләр оешкан формада бара.
-
"Газовик" хуҗалыгында сенаж әзерләүне тәмамлыйлар
«Газовик" хуҗалыгының "Шигалеево" бүлегендә 3500 тонна сенаж салырга планлаштыралар. Шулай ук монда бүген печән әзерләү дә бара. Тулырак безнең материалда.