Куркынычсызлыкны тәэмин итүгә даими игътибар кирәк
Яхшылык һәм яманлык – хәзерге заманда бу ике төшенчә гел янәшә атлый. Безнең янәшәбездә якты һәм яхшы нәрсәләрдән тыш, терроризм кебек куркыныч күренеш тә яши. Ә бит берничә дистә ел элек кенә күп кешеләр әлеге куркыныч күренешнең нәрсә аңлатканына да төшенмәгән. Әмма хәзерге вакытта бу турыда белү генә аз, әлеге хәлнең корбаны булмас өчен барысына да әзер булып торырга кирәк. Менә ни өчен районда кеше күп җыела торган һәрбер объектның терроризмнан ни дәрәҗәдә сакланган булуы зур мәгънәгә ия дә инде.