Питрәч аграрияләрендә әйбәтрәк эшләү өчен резерв бар
Киләсе елда республика аграрияләре җир эшкәртүне 10%ка, ә терлекчелек продукциясен җитештерүне 5%ка арттырырга тиеш. Мондый максатларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов куйды. Ул Питрәчтә районның авыл хуҗалыгы тармагының 2016 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.