Питрәч, Иске Шигали тег белән яңалыклар
-
“Иске Шигали мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек”
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.
-
Пушкин көзе белән хозурландык
Күпләрнең күңелендә көз Александр Сергеевич Пушкин һәм аның үлемсез шигъри юллары белән ассоциацияләнә. Күптән түгел Иске Шигали мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары да Пушкин көзенә чумдылар. Алар татар теле укытучысы Нина Ларионова белән бергә Олы Болдино авылына – шагыйрьнең утарына сәяхәт кылдылар. Нина Алексеевна безнең белән сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты
-
Эшләргә дә, малларны асрарга да уңайлы булачак
2014 елдан башлап Татарстанда сыер абзарларын яңа технологияләр белән капиталь ремонтлау һәм хайваннарны азык белән нәтиҗәле тәэмин итү өчен силос-сенаж траншеялары төзү буенча программа гамәлгә ашырыла. Дүрт ел эчендә генә әлеге программалар кысаларында, барлыгы 1171 сыер абзары, 539 силос-сенаж траншеясы ремонтланган. Быел 232 сыер абзарын һәм 123 траншеяны капиталь ремонтлау планлаштырылган.
-
Балачакта өйрәнгәннәрнең бүген кирәге чыкты
Безнең районда утыз крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Аларның дүртесе кәҗәчелек һәм кәҗә сөте җитештерү белән шөгыльләнә. Болар - Муллагалиев А.Р. КФХ, Рыжов Ю.П. КФХ, Шишикин А.М. КФХ. Алар иллегә якын кәҗә тоталар. Иң эре хуҗалык - Степанов Я.И. крестьян-фермер хуҗалыгы, анда йөздән артык кәҗә асрыйлар.