Питрәч районы тыл ветераны Мария Сидорова 90 яшьлеген билгеләп үтте
Район башлыгы Эдуард Дияров Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Мария Димитриевна Сидорованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ветеран үз юбилее турында оныткан да икән, шундый олы кунакларның киләсен белгәч, төне буе йоклый алмый, дулкынланып чыккан.