Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Алар бернигә карамый көтте

Ел саен 22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Фашист армиясе Советлар Союзына юлбасарларча басып кергән көнгә 71 ел вакыт узды. Бөек Ватан сугышы башланды. 1941 елның 22 июне кешеләрнең язмышын икегә бүлде: аның берсе - сугышка кадәрге тыныч тормыш, икенчесе - кайгы-хәсрәт, күз яше, югалтулар белән тулы...

Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,
Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?
Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.
Ил онытмас, бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә,
Батыр каны тама йөрәккә.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
(Муса Җәлилнең "Батырлык турында" шигыреннән).
Бу көнне Россия Федерациясенең бөтен территориясендә Дәүләт флаглары төшерә төшәләр, сугыш елларында һәлак булганнарны искә алып, бер минут тын калалар. Барлык мәдәният учреждениеләренә, телевидение һәм радиостанцияләр каналларына бу көнне программага күңел ачу чаралары һәм тапшырулары куймаска тәкъдим ителә. Бу көнне барлык шәһәр һәм авылларда мәңгелек ут янына чәчәкләр һәм веноклар салу тантаналары, искә алу митинглары уза.
Бу көн безгә яу кырында башын салганнарны, фашист коллыгында газапланучыларны, тылда ачлыктан һәм мәрхүмлекләрдән интекккәннәрне искә төшерә.
Елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя. Алар бакыйлыкка китә. Бүген аларга без, яшь буыннан, күп кирәкми. Бары тиңдәшсез батырлыклары турында онытмау кирәк. Алар без яшәсен өчен үзләрен корбан иткәннәр. Без кырыс Бөек Ватан сугышы елларында илебезне яклап сугышканнарны хөрмәтләп искә алабыз. Хәтер китабының 19 нчы томындагы 554 нче биттә минем туганым - Керәшен Сәрдәсендә туып-үскән Семен Егорович Семенов исеме дә бар. Ул фронтта элемтәче булган, өзелгән чыбыкларны ялгый. Сугыш бетәргә бер ай кала Калининград өлкәсендәге Краснознаменск шәһәрендә дошман снайперы пулясы аның гомерен кисә. Җиргә егылганда бары бер сүз әйтә: "Әни". Бүген әлеге шәһәрдә обелиск куелган, аның исеме дә анда уелып язылган.
Җиңү көнен аның гаиләсе, башка күп гамәлләр кебек, күз яше белән каршылаган: бер үк вакытта сөенгән дә, көенгән дә. Сугыш бетү турындагы хәбәрне ишеткәч, аның әнисе: "Сугыш беткән, ә улым кайтмас инде", - дигән һәм аңын югалтып егылган. 3 көн яшәү билгеләре күрсәтми ята.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса