Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Ата-аналар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды

Иң кыю 30 ата-ана рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Алар "Ата-аналар Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра" Бөтенроссия акциясенә актив кушылды. Акциягә район башлыгы Эдуард Дияров һәм район хаимияте вәкилләре дә кушылды.

Акциядә катнашучылар Бердәм дәүләт имтиханы тапшыруның барлык процедураларын үтте. Алар имтихан тапшыруга контрольнең ничек оештырылуын күрде: металл эзләгеч кабина аша үттеләр, паспортларын тикшерделәр. Барысы да тиешле бланкларны тутырды, оештыручыларның инструктажларын тыңладылар. Катнашучыларны имтихан материалларын фотога төшерү, белешмәлекләрдән файдаланырга, урыннан торырга ярамаганлыгын кисәттеләр.

Ләйлә Зарипова, Шәле мәктәбен тәмамлаучының әнисе. Аның олы улы бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, мәктәпне тәмамлаган инде. Ул әнисен имтихан тапшырырга әзерләгән, барлык кагыйдәләр турында сөйләгән.

- Улым имтиханга үзем белән ручка, паспорт, су, шоколад, дарулар гына алырга яраганын әйтте. Без сумкаларны һәм телефоннарны башка аудиториядә калдырдык, - диде безгә Ләйлә Зарипова. Үзе әйтүенчә, ул бланклар тутырганда гына проблемалар килеп чыгар, дип уйлаган.

- Безне бит басма хәрефләр белән язарга махсус өйрәтмиләр. Мин медицина хезмәткәре, аларның язуларын яхшы беләсез. Менә бүген дә дөрес язмам, дип борчылам.

Ата-аналар бик нык дулкынлансалар да, имтихан тапшырырга теләүчеләр күп иде. Шуңа күрә аларны ике аудиториягә урнаштырдылар. Шулай ук имтихан тапшыру пунктында җәмәгать күзәтүчеләре кизү торды. Эшне башкарырга 40 минут вакыт бирде. Бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координатор Оксана Назарова сүзләренә караганда, материалларга югары катлаулылыктагы түгел, типик биремнәр генә кертелгән.

- Бу биремнәр ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханнарының ничек тапшырылуын аңласын өчен булдырылды. Шулай ук ата-аналарны тынычландыру өчен. Чөнки алар балалары имтихан тапшырырга барганда бик нык борчылалар. Биремнәр белән танышкач, алар бу биремнәрнең балалары һәр көнне мәктәптә эшли торган материал булуын аңлый.

Күпчелек ата-аналар үзләрен тыныч тотты. Рафис Мөхетдинов мәктәпне 35 ел элек тәмамлаган. Шулай да 14 биремне башкарудан һәм рус теленнән инша язудан курыкмавын әйтте.

- Кызым 9 нчы сыйныфта укый. Шуңа да миңа мәктәп программасы таныш. Ике уку йортын тәмамлаучы буларак, бер дә борчылмыйм. Биремнәрне үти алырмын, дип уйлыйм.

Район җитәкчелеге дә биремнәрне яхшы үтәде. Район башлыгы Эдуард Дияров акциядә катнашты. Имтиханнан соң мәктәп елларын исенә төшерүен әйтеп узды.

- Бердәм дәүләт имтиханнарына кешенең карашы төрле. Шуны әйтәсем килә, биремнәр катлаулы түгел. Барысы да мәктәп программасы кысаларында. Питрәч мәктәпләрен тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырыр, дип уйлый.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов та шундый ук фикердә. Ул әлеге имтиханны тапшыруда куркырлык нәрсә юк, дип билгеләп үтте.

- Мин дә мондый имтиханны беренче тапкыр тапшырдым. Барлык этапларны үттем: бланклар тутырудан инша язуга кадәр. Бер дә дулкынланмадым.

Әлеге акция Питрәч 1 нче мәктәбендә узды, анда районның барлык мәктәпләреннән ата-аналар катнашты.

Сынап карау бердәм дәүләт имтиханы тапшыру чыгарылыш укучылары ата-аналарының имтихан тапшыру процедуралары нечкәлекләреннән хәбәрдар булуын тәэмин итү максатыннан оештырыла. Элеге эксперимент Россиянең 50 регионында үтте. Россия мәгариф күзәтчелеге тарафыннан оештырылган "Ата-аналар белән бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне" Бөтенроссия акциясен Татарстанның барлык районнарында да хупладылар. Республикада 49 имтихан тапшыру пункты ачылды. Анда 866 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса