Авылда эшләргә теләүчеләргә акчалата ярдәм итәләр
Авыл хуҗалыгы тармагы районның икътисадый үсешен билгеләүче, әйдәп баручы тармак булып тора. Хуҗалык итүнең кече формалары ел саен арта бара.
Фермер Геннадий Семенов Керәшен Сәрдәсе авылыннан. Аның сүзләре буенча, авылда туып-үскән һәм яшәүче кеше өчен үз хуҗалыгын алып бару авыр эш түгел - бу көндәлек гадәти хезмәт. Ул 2014 елда эшен ике сыер асраудан башлап җибәргән. Бүгенгә яңа бинасында 10 сыер һәм бозаулар асрый. Шулай ук аларның дуңгызлары һәм сарыклары бар. Аңа эшендә балалары ярдәм итә. Киләчәктә уллары да үз тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә планлаштыра. Хәзерге вакытта Казан аграр университетында белем алалар. Семеновлар гаиләсе грант алу планы белән яши, әлеге средстволарны терлек баш санын арттыруга һәм сыер абзары төзүгә тотарга уйлыйлар.
"ТР эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча Питрәчнең 8 крестьян-фермер хуҗалыгы 11,14 миллион сум грант алган. Шул исәптән 2016 елда 2 КФХ 2,985 миллион сумлык грант алган. "Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше" программасы буенча 4 крестьян-фермер хуҗалыгы 10,4 миллион сумлык грант алган.
Әлеге саннар гадәти кешегә берни турында да сөйләми. Авылның ничек яшәве, районда КФХ үсешендә эшләрнең ничек торуын аңлау өчен хуҗалыкларга барырга, анда эшләүчеләр белән аралашырга кирәк.
Анатолий Казаков "Муллагалиев" КФХда аның оешкан көненнән үк эшли. Ул үзе зоотехник, ясалма орлыкландыручы да, шулай ук башка эшләрне дә башкара. Соңгы ике елда башкарылган эшләр турында зур горурлык белән сөйләде.
- 2015 елда яңа сыер абзары төзедек һәм сыерлар сатып алдык. Бүген безнең хуҗалыкта 30 баш савым сыеры исәпләнә. Күптән түгел Венгриядән 33 сыер алып кайттык, - диде ул.
- Венгрия сыерлары май аенда бозаулый башлаячаклар. Алар нәсел берләшмәсе аша кайтарылган һәм дәүләт тарафыннан субсидияләнә. Аларның төп үзенчәлекләре шунда, алар күп сөт бирә. Бүген "Муллагалиев" крестьян-фермер хуҗалыгында бер тәүлектә 31 баш сыердан 700-800 литр сөт савыла. Әмма хуҗалык туктарга җыенмый.
- Якын киләчәктә бозаулар өчен абзар төзи башларга планлаштырабыз. Хәзер алар сыер абзарында торалар. Шулай ук сөт эшкәртү буенча цех төзергә планлаштырабыз. Соңгы вакытта күп нәрсә эшләнде. Ашлык өчен ангар, техника өчен бина төзедек. Бездә комбайннар, чәчкечләр, тракторлар бар, - дип уңышлары белән уртаклаша идарәче вазыйфаларын башкаручы Рәис Мингалиев.
Сүз уңаеннан, бик тиздән тагын бер трактор алып кайтырга тиешләр. Чөнки крестьян-фермер хуҗалыгына тагын 300 гектар җир бүленеп бирелгән. Якынча 500 гектарны инде эшкәртәләр. Эш артачак, техника арсеналын тулыландырырга гына кирәк. Эшчеләрнең кәефләре яхшы. КФХ үсешкә омтыла, ә эшләргә алар һәрвакыт әзер.
"Дәүләтшин А.Р." КФХсына барган вакытта, биналарның берсендә эшчеләр инде тракторлар ремонтлый иде. Аларның карамагында барлыгы 6 трактор, аларның өчесе инде әзер. Чәчкечләр, культиваторлар һәм тырма шулай ук тулы әзерлектә. Барлык техника 2014 елда алынган, ә хуҗалык үзе 2013 елда формалашкан. 2100 гектар җирдә, нигездә, күпьеллык үләннәр үстерү белән шөгыльләнәләр, орлык материалы әзерлиләр. Димәк, сыйфатлы печән күп кала. Нәкъ менә шул сәбәпле, ике ел элек крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Айрат Дәүләтшин сарыклар үрчетергә карар иткән. 150 баш саныннан башлаганнар. Бүген аларның баш саны 500 сарык тәшкил итә.
- 2018 елга без үзебезгә алдагы максатны куябыз - терлекләрнең баш санын 1500-2000гә җиткерү. Бу вакытка без шулай ук ит эшкәртү буенча цех төзергә телибез, - дип планнары белән уртаклаша Айрат Рафаэлевич.
Хуҗалык мондый кыю планнарга әзер. Әйтергә кирәк, төп өлешне яшьләр алып тора, аларны яхшы эш шартлары һәм лаеклы хезмәт хакы белән генә җәлеп итеп була.
Ә менә Аркатово авылы фермеры Тимур Хаджаев эшнең төп өлешен үзе башкара. Ул башлангыч фермер һәм сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Бу аның балачак хыялы. Узган елда грант откан һәм эшли башлаган.
- 10 көннән сарыклар бәрәнләп бетәчәк. Үрчем 100 процент диярлек тәшкил итәчәк. Мин 150 баштан башладым, аларның 110ы - аналык саны. Бүгенге көндә 230-240 сарык. Планда 1000 башка кадәр җиткерү.
Район фермерга 10 гектар җир бүлеп биргән. Хуҗалык корылмалары якынча бер гектар алып тора. Калганы - көтүлекләр. "Лизинг-Грант" программасы буенча МТЗ-82 тракторы алдык, ул бу кышта юлларны чистартырга һәм азык ташырга бик ярдәм итте.
Питрәч фермерлары киләчәккә планнар коралар. Әгәр фермерларның планнары, эшләү теләге бар икән, димәк, нәтиҗәләр югары булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа