Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Авылның төп байлыгы - хезмәт сөючән кешеләре

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте һәрвакыт авыр булды. Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар. Без район терлекчеләре һәм игенчеләре турында мөмкин кадәр ешрак язарга тырышабыз, бигрәк тә Уңыш көне алдыннан, бу тармакның иң яхшы вәкилләрен аерып күрсәтәсебез килә. Бүген безнең геройлар - «Агролак» ҖЧҖдән механизатор Евгений Федотов һәм бозау караучы Александра Битюкова, шулай ук «Ак Барс» кошчылык комплексы» цехы башлыгы Александр Астраханцев.

ЯШЬ БУЛУЫНА ДА КАРАМАСТАН, ТӘҖРИБӘЛЕ


Механизатор Евгений Федотовка нибары 29 яшь. Яшь булуына да карамастан, ул инде районның алдынгы комбайнчылары рәтендә.
Евгений хезмәт юлын балачакта ук башлаган. Һәрбер авыл малае кебек үк техниканы яраткан. Әтисе Анатолий Михайлович совхозда механизатор, комбайнчы булып эшләгән. Ул улын еш кына үзе белән эшкә ала торган була. Малай әтисен кызыксынып күзәткән, тәҗрибә туплаган.
- Мин ул вакытта ук тормышымны авылдан, авыл хуҗалыгы техникасыннан башка күз алдыма да китерә алмый идем, - дип сөйли Евгений, - шуңа күрә 2008 елда ПЛ-93нең Колай филиалына укырга кердем. Шул ук елны өлкән комбайнчы булдым, СК-5 «Нива» комбайны штурвалы артына утырдым, ул вакытта ярдәмчем булып Артем Вәлиев эшләде, хәзер ул районның алдынгы шоферларының берсе. Хәзерге ярдәмчемнең дә исеме Артем - ул минем улым. Әйтергә кирәк, безнең нәсел механизаторларга бай.
Бер елдан соң миңа яңа «Полесье-821» комбайны бирделәр. Менә ун сезон инде шул кыр корабында уңыш җыям. Техника әйбәт, сынатмый.
- Евгений - менә дигән егет һәм яхшы хезмәткәр, - диде хуҗалыкның баш агрономы Йосыф Идиятов, - һәрвакыт ярдәмчел, үз эшен вакытында һәм сыйфатлы башкара. Ул инде иртәнге биштә гаражда, кышкы чорда тракторда эшли, сыерларны ашатырга фермага бара. Моннан тыш, башка вазифалары да күп, ул барысына да өлгерә. Евгенийга һәрчак таянырга була, шуңа да аны коллективта хөрмәт итәләр.
Евгений Федотов быел да районның алдынгы комбайнчылары арасында, мондый маркалы комбайннар арасында лидер.



БОЗАУЛАРНЫ КЕЧКЕНӘ БАЛАЛАРДАЙ КАРЫЙ


Надежда Александровна Битюкова инде утыз биш ел гомерен яраткан эшенә, терлекчелеккә багышлый.
Балачакта ук сеңлесе Татьяна белән фермага әнисе Вера Константиновна Макаровага ярдәм итәргә бара торган була, ул да күп еллар туган хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгән. Ул чакта кызлар еш кына анасын һәм башка сыер савучыларны алмаштырган. Шулай итеп тәҗрибә туплана, әлбәттә, өлкән коллегалар һәрвакыт булышып, өйрәтеп торган.
Хәзер Надежда Александровна үзе тәҗрибәле терлекче, аның киңәшләренә яшь коллегалары колак сала.
Бер ел бозау караучы булып эшли, аны монда уңыш озак көттерми. Надежда Битюкова үз һөнәре буенча район алдынгылары рәтендә.
- Үзеңә ышанып тапшырган эшкә җаваплы карасаң, эшеңдә югары нәтиҗәләргә, уңышка ирешү кыен түгел, - дип билгеләп үтә ул. - Минем карамакта 60 бозау бар. Без аларны беренче көннән үк кечкенә балаларыбыздай карыйбыз, тәрбиялибез. Аларның да үз көйсезлекләре була. Азык рационы бездә яхшы, үзебезнең карамактагы бозауларны өч айга кадәр үстерәбез һәм башка бозау караучыларга тапшырабыз.
Ирем Владимир Васильевич һәм улым Сергей терлекче булып эшлиләр. Без бөтен гаиләбез белән терлекчелектә.
Ә уңышлы эшләү өчен бары тик теләк һәм яхшы хезмәт шартлары гына кирәк. Безнең белгечләр үз вазыйфаларын яхшы белә. Без эшебезне бөтен көчебезне, күңелебезне биреп башкарабыз, - диде Надежда.



ГАИЛӘНЕҢ ХЕЗМӘТ ДИНАСТИЯСЕ ЮЛЫН ДӘВАМ ИТӘ


Барлык кечкенә балалар кебек үк, Александр Астраханцев та урамда, спорт мәйданчыкларында тыныч кына уйнаган, әлбәттә инде, малайларга хас булганча шук чаклары да булмый калмаган, әмма ул һәрчак яхшы һәм тыңлаучан малай булырга тырышкан. Ул Ленино-Кокушкино авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2005 елда Александр Казан финанс-икътисад институтына укырга керә һәм шунда ук кошчылык фабрикасына йөк төяүче булып урнаша. Бу вазыйфада ул дүрт ел буе эшли, шул ук вакытта институтта да белем ала. Тырышлыгы, максатчанлыгы аркасында егетне
•  күпмедер вакыттан соң цех механигы итеп билгелиләр.
- Аннан мине «Hartmann» немец җиһазларын җыю өчен яңа фабрикага күчерделәр. Бер елдан соң, бу конструкцияләрне монтажлауны төгәлләп, мин кире кайттым һәм үз эшемне цех механигы буларак дәвам иттем.
Вакытлар узу белән иске фабрикада корпуслар искерә башлый, җиһазларны тагын да сыйфатлырак, Европа җиһазларына алыштырырга дигән карар кабул ителә. Александр механик булганга күрә, аңа барлык детальләрне дә җентекләп өйрәнергә кирәк була. Ул Голландиягә бер ай стажировка үтәргә китә.
- Халыкара тәҗрибә алу мөмкинлеге өчен Илһам Кашаповка зур рәхмәт. Башта җиңел булмады. Тел бик авыр бирелсә дә, мин булдырдым. Бу бик шәп булды дип әйтә алам. Тәрҗемәче ярдәмендә без теоретик курслар тыңлый алдык һәм барлык белемнәрне шунда ук, практикада кулландык. Без инкубаторга йомырка кую, кош-корт өчен корылмалар җыю машиналары эшен һәм башка җитештерү процессларын өйрәндек.
Фабрикага кайткач, егет Белоруссия вәкилләре һәм Голландиядән шеф-куратор белән бергә китерелгән җиһазларны урнаштыруда һәм монтажлауда катнаша. Уртак тырышлык белән алар ике ел эчендә кошлар өчен тулысынча җиһазландырылган дүрт веранда ачалар.
Александр үзенең һөнәри үсешен туктатмый һәм яңа күнекмәләр үзләштерүен дәвам итә. Күптән түгел ул терлекчелек буенча квалификация күтәрү курсларында өстәмә профильле белем ала. Хәзер Александр цех башлыгы булып эшли, әлеге вазыйфаны механик эше белән бергә алып бара. Авырлыклар сирәк була, әмма фабрикадагы барлык җиһазлар Голландиянеке һәм механикалаштырылган булганлыктан, системаны - йомырка җыюдан, кош-кортны ашатудан алып, кирәкле температура режимын саклауга кадәр даими контрольдә тотарга туры килә.
- Урамда эссе һәм температура 25 градустан югары булганда, верандаларда даими оптималь температура саклана. Кышкы вакытта, рекуператорлар ярдәмендә, без җылылык өчен газ чыгымын экономиялибез һәм верандаларны, барлык корпусларны җылы һава белән тәэмин итәбез.
Александр Астраханцевның бөтен гаиләсе “Ак Барс” кошчылык комплексында эшли. Шуңа күрә ул кая эшләргә барачагын озак уйлап та тормаган. Аның әнисе үзенең карьера юлын шушы фабрикада бригадир буларак башлаган. Улы һәрвакыт аның юлын дәвам итәргә хыялланган. Хәзер исә ул шул ук цехта директор урынбасары позициясендә эшли. Ә әтисе фабрикада гомере буе хезмәт кенәгәсендә – «эшкә алынган» язмасы астында хезмәт куйган, ә күп еллардан «пенсия яшенә бәйле рәвештә эштән киткән». Егетнең апасы шулай ук фабрикада икътисадчы булып эшли.
Александр әлегә өйләнмәгән, тик инде яхшы карьера төзеп, гаилә кору турында җитди уйлана.
Ә буш вакытларын яраткан шөгыленә сарыф итә: кышын – чаңгыда йөри, ә җәйге чорда - балык тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса