Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Айдар Хафиз якташларына гаҗәеп бүләк ясады

Үзенең бай таланты, иҗат юлы белән Питрәч районының Күн авылын тарихка кертүче Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов 70 яшьлек юбилее уңаеннан якташларына зур бүләк ясады - районның мәдәният йорты сәхнәсендә үзенең иҗат кичәсен үткәрде.


Җылы котлау сүзләре һәм чәчәк бәйләмнәре... Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовны якташлары, иҗатташ дуслары һәм туганнары котлый... Тик инде уңышлы куелган спектакль белән түгел, ә 70 яшьлек юбилее уңаеннан.
Айдар Хафизов 1943 елда районыбызның Күн авылында дөньяга килә. Кечкенәдән сәнгатькә тартыла: җырлый, матур итеп гармунда уйнарга өйрәнә. Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, ул Юдинодагы тимер юл училищесына укырга керә. Әмма тумыштан бирелгән сәләт, барыбер, үзенекен итә: Айдар Хафизов 1961 елда театр училищесына укырга керә. Данлыклы Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрындагы иҗат юлы аның 1970 елда башлана.
"Ходай Тагалә бу дөньяга аны артист итеп яраткан, артистлык Айдарның йөрәгендә ята. Ул сәхнәдән сөйләгәндә, колакка рәхәт; аның сәхнәдә ышандыру сәләте шундый көчле; елмайса, дөньялар яктырып киткәндәй була, акаеп караса, куркудан җиргә сеңәсең" дип яза аның турында драматург Туфан Миңнуллин. Бу, чыннан да, шулай. Инде үзенең уйнаган беренче роле - Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектаклендәге Сәяр белән ул тамашачының мәхәббәтен яуларга өлгерә.


Комедияме, драма яисә трагедияме - Айдар Хафизов һәрбер спектаклендәге ролен тулысынча ачып бирергә сәләтле. Аяз Гыйләҗевнең "Китмәгез, тургайлар" пьесасында - Азамат, Кәрим Тинчуринның "Казан сөлгесендә" - Салих, Чынгыз Айтматовның "Ахырзаман" спектаклендә - Корсамат, Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр"ендә - Газраилнең хуҗасы. Талантлы артист сәхнәдә иҗат иткән рольләрнең саны 60 тан артып китә...


...Һәм хәтта үзенең юбилеенда да ул сәхнәдә! Тик Галиәсгар Камал театрында түгел, ә туган ягы Питрәч районының мәдәният йорты сәхнәсендә.
5 декабрь көнне Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов үзенең 70 яшьлек юбилее уңаеннан якташларына зур бүләк ясады - ул Камал театры артистлары белән бергә үзенең иҗат кичәсен үткәрде.
Танылган артистны гомер бәйрәме белән котларга туганнары, иҗатташ дуслары һәм, әлбәттә инде, якташлары килде. Питрәчлеләр исеменнән Айдар абыйны районның башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин котлады.
- Без, бер яктан, сезнең иҗатка сокланабыз, икенче яктан, бу бит безнең якташыбыз дип горурланабыз. Киләчәктә дә иҗат чишмәгез саекмасын, безне рольләрегез белән сөендереп яшәгез. Тагын шушы сәхнәләрдә 80, 90 еллык юбилейларыгызны уздырырга язсын, - диде.


Изге теләкләргә Күн авыл җирлеге башлыгы, "Марс" агрофирмасы җитәкчелеге һәм "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле дә кушылды.
Юбилярны котларга килгән хезмәттәшләре һәм дуслары Айдар Хафиз белән бәйле истәлекләргә тукталды. Бу көнне тамашачыларга артист тормышының күп кенә яңа яклары ачылгандар. Мәсәлән, Айдар абыйның биш вакыт намаз укуын һәм Хаҗга баруын, инде күп еллар оста режиссер да булуын (ул бик күп әдәбият һәм сәнгать әһелләренең түгәрәк даталарына багышланган кичәләрне оештыручы) әле күпләр белмәгәндер.
Айдар Хафизовны котларга сәхнәгә кем генә чыкмасын, һәрберсе аның үзенә һәм иҗатына ихлас соклануын белдерде.
- Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз 70 яшьлек юбилеен бик матур каршылый: тормыш-көнкүреше дә, тышкы кыяфәте дә, иҗаты да матурлыгын саклаган хәлдә, мәһабәт булып үзгәрде аның, - ди, Айдар абый турында сабакташы Луара ханым.
- Ул һәрвакыт минем ышанычлы таянычым булды. Тагын бер кат язмышымны сайларга кушсалар, аның белән яшәгән тормышымны янәдән сайлар идем, - ди тормыш иптәше Фәридә Хафизова. Шунысы кызык ул да ире белән гомере буе сәхнәдә - Камал театрында озак еллар эшләгән тәҗрибәле режиссер ярдәмчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре...
Җылы котлаулар спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барды. Тамашачылар Нәкый Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин", "Гөлҗамал" һәм башка өзекләрне бик яратып карады. Артистларның җырлаулары һәм биюләре юбилей кичәсен тагын да җанландырып җибәрде. Һәрбер номердан соң күпсанлы тамашачыларның көчле алкышлары яңгырады.
Айдар абый Хафизовка тагын озак еллар безне сөендереп иҗат итүен генә телисе кала. Хәер, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев әйтмешли, "Хафизовларның нәселе озын гомерле".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса