Балалар җәйге ялларын күңелле һәм файдалы үткәрә
Май ахырында соңгы кыңгырау чыңласа да, мәктәпләрдә тормыш кайный. Җәйге каникулларда мәктәпләрдә үзенчәлекле халәт хөкем сөрә, чөнки монда мәктәп яны лагерьлары эшли башлый.
Балалар өчен җәй - күңелле ял вакыты. Ә менә мәктәп яны лагерьлары балаларга ялларын файдалы, күңелле итеп үткәрү урыны, шулай ук бу аларның ата-аналары өчен дә бик уңайлы. Ата-аналарның көн буе балалары өчен күңелләре тыныч, чөнки алар балаларының укытучылар күзәтүе астында булуын, тамаклары тук булуын, көннәрен файдалы, күңелле үткәрүләрен яхшы белә.
Ленино-Кокушкино авылындагы мәктәп яны лагере балаларга бер генә минутка да күңелсезләнергә ирек бирми. Балаларны һәр көнне мавыктыргыч мәдәни-күңел ачу программасы, тәмле һәм файдалы ризык, онытылмас хис-кичерешләр көтә. Смена дәвамында, ул 1 июньнән башланган һәм 24 июньгә кадәр дәвам итә, балалар төрле вакыйгалар калейдоскобына җәлеп ителә. Аларның һәр көне үзгә, яңа кичерешләр белән тулы. Әгәр балалар беренче көнне үз отрядларының стендларын ясаса, икенче көнне татар теле мохитенә чумалар. Һәм бу көнне аларның "Мин татар телен беләм" квесты уза. Аннан соңгы көн рус теленә багышлана.
- Мин һәр елны лагерьга йөрим. Быел миңа рус теле көне аеруча да ошады, истә калды. Чөнки без бу көнне А.С.Пушкин шигырьләрен укыдык, аның әкиятләрен сәхнәләштереп уйнадык, викторинада катнаштык, - диде дүртенче сыйныф укучысы Илзирә Яруллина.
Без спорт ярышлары үткән көнгә туры килдек, анда лагерьга йөрүчеләрнең барысы да җәлеп ителгән иде. Ачыкланганча, бу көн физкультура көне дип игълан ителгән булган. Барлык дүрт отряд та каршылыклар полосасын үтте, күңелле стартларда катнашты, төрле спорт ярышларында һәм күңелле конкурсларда катнаштылар, әлбәттә инде, монда аларга осталык та, тапкырлык та, җитезлек тә таләп ителде.
Мәктәп коллективы лагерьне уңайлы итеп оештырган, монда һәр бала үзен куркынычсыз итеп хис итә, олыларның кайгыртуын даими тоеп тора.
- Лагерьда 19 педагог-тәрбияче, 4 физкультура укытучысы, 3 пешекче эшли. Без монда балаларга күңелле һәм уңайлы булсын өчен тырышабыз. Бездә лагерьда 49 бала ял итә. Монда кемдер үзенең яңа иҗади сәләтләрен ачарга, яңа дуслар табарга өлгерде, кемдер җиңелүләргә күңелен төшермәскә, сер бирмәскә өйрәнде.
Балаларның мәктәп яны лагеренда үткәргән вакытлары бер дә бушка узмый, аларның һәркайсы нинди дә булса яңа күнекмәләр, белемнәр ала. Лагерь әле эшли генә башлады, алга таба бик күп чаралар планлаштырылган, алар балаларның интеллектуаль, шулай ук физик үсешенә юнәлдерелгән чаралар, - диде мәктәп яны лагере җитәкчесе, Ленино-Кокушкино мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Назилә Абдрахманова.
Балалар мәктәп яны лагерена бик теләп йөри, һәм аның җәй буе дәвам итүен телиләр. Чөнки алар монда вакытларын күңелле үткәрә - рәхәтләнеп уйныйлар, күңел ачалар, конкурсларда катнашалар.
- Мин һәр көнне лагерьдан өйгә шатланып кайтам, анда үткәргән вакытым, нәрсәләр белән шөгыльләнүебез турында әти-әниләремә сөйлим. Алар да минем өчен бик шатлана. Быел миңа лагерьда бигрәк тә ошый, монда вакыт бик тиз һәм күңелле үтә, - диде тагын бер дүртенче сыйныф укучысы Татьяна Якимова.
Ә лагерь педагоглары үз хезмәтләреннән бик канәгать, чөнки монда һәр җирдә балаларның шат көлүләре ишетелеп тора. Тәрбиячеләр өчен балаларның шат йөзләрен күрү, рәхмәтләрен ишетү зур куаныч ул.
Безнең районда барлыгы 16 мәктәп яны лагере эшли. Аларга 434 бала йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia