Башкаларны якларга өйрәнеп кенә үзеңә ярдәм итеп була
Питрәчлеләрне кайда гына очратсаң да, алар гел бер тема - этләр проблемасы турында сөйләшә.
Сөйләшмәслек тә түгел, җәяүлеләрне урамнарда, тыкрыкларда да һәрвакыт этләр сагалап тора бит. Бу тема халык җыеннарында да, очрашуларда да еш телгә алына, район халкы "Халык контроле" порталына бу турыда да яза. Әлбәттә, бу проблеманы хәл итү буенча эш алып барыла. Әмма, кызганыч, аны хәл итүгә ирешә алмыйлар әлегә. Сукбай этләр, элеккечә, үзләрен авыл урамнарының хуҗалары итеп хис итә.
Безнең авылларда, һәр җирдәгечә, һәр урамда диярлек этләргә юлыгасың - мәктәп, балалар бакчалары яннарында, күпфатирлы йортлар ишегалларында һәм каты-көнкүреш калдыклары мәйданчыклары янәшәсендә. Кемдер бу проблеманы радикаль хәл итәргә, этләрне юкка чыгарырга тәкъдим итә, ә кайберәүләр аларны саклап калу ягында.
Сукбай хайваннар проблемасы күптәннән килә. Бер яктан аның төп сәбәбен кешеләрнең үзләреннән эзләргә кирәк, бу аларның җавапсызлыгына бәйле, ә кайвакыт бу хайваннарга карата явыз мөнәсәбәт күрсәтү нәтиҗәсе. Кемдер этен яки мәчесен урамга чыгарып ташлый һәм ул әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч хайванга әверелә.
Безнең республикада һәм районда халык шикаятьләренә җавап бирәләр, этләрне даими рәвештә аулап торалар. Закон буенча аларга каршы болай көрәшү хәзер рөхсәт ителә. Аларны урамнардан алып китеп, стерилизациялиләр һәм кире чыгаралар. Кайбер илләрдә бу проблеманы менә шулай хәл итәләр.
Әгәр сукбай этләрне юкка чыгарсаң, табигать барлыкка килгән бушлыкны үзе компенсацияли - алар урынына тиздән башка этләр килә. Практика күрсәткәнчә, бу шулай була да. Хәзер бит хайваннарны тоталар, әмма законнарга да карамастан, ниндидер сәбәпләр аркасында, алар урамнарга кире кайтмый. Сүз уңаеннан, этләрне даими тотып торалар. Чыннан да тотылган этләр урынына яңалары барлыкка килеп кенә тора.
Ел башыннан гына да районда 12 кеше билгесез хайваннар, этләр һәм мәчеләр тешләвеннән зыян күрде. Узган елның беренче кварталында шундый 14 очрак теркәлде. Моннан тыш, мондый хайваннар куркыныч авырулар таратучы булып тора, мисал өчен, котыру чире.
Нинди чаралар күрелде соң? 2018 елда районда 134 хуҗасыз эт тотылды - Питрәчтә, Колайда, Ленино-Кокушкинода, һәм башка авыл җирлекләрендә. Дөрес, кайберләрендә бу эш әлегә килешү төзү стадиясендә генә. Сукбай хайваннарга каршы көрәшнең бу ысулы бик үк нәтиҗәле түгел, моны ничек хәл итәргә?
Моның өчен бик күп эш башкарырга кирәк. Иң элек, күп кенә илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, закон базасын үзгәртергә кирәк. Шул чакта, хайваннарга мөнәсәбәт тә үзгәрер, бәлкем. Хәзер закон буенча үз хайваныңны теркәү мәҗбүри түгел, димәк аның хайваннар белән үзен ничек тотуы өчен җаваплылык та каралмаган. Кайчандыр өйдә асрарга алынган эт яки мәченең әле дә җылыда, уңайлы урында яшиме, юкмы икәнен белү, әллә инде хуҗалар аны чыгарып ташлап, аның сукбай хайванга әверелүен дә белү мөмкинлеге юк. Ә бәлки "мәрхәмәтле" хуҗа даими рәвештә этен үзе теләгән җиргә чыгарып йөртәдер. Этнең яшәр урыны булып та, урамда кешеләрне куркытып йөри һәм чүплекләрдә казынадыр. Бу әлеге проблемага дөрес карамау бит, нигездә, бу безнең һәммәбезгә дә бәйле һәм һәммәбезгә дә кагыла.
Бездә тотылган этләрне карантинда ябар өчен приютлар оештыру, аларны чыгарып йөртү мәйданчыклары төзү, якын-тирәдәгеләргә комачауламыйча гына аларны чыгарып йөртү урыннары булдыру проблемасы бар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу эш бер урында гына тормый. Приютлар төзергә теләүче кешеләр бар, алар моның өчен күп көч куя. Татарстанда "эт мәйданчыклары" барлыкка килә башлады. Әгерҗедә, Бөгелмәдә, Югары Ослан районнарында, Казанда һәм Яр Чаллыда җирле үзидарә органнарында алар төзелеше турында хәбәр иттеләр. Максатчан эш нәтиҗәсендә илдә дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәтебезне үзгәртә һәм аларны якларга, шуның белән үзебезне якларга өйрәнә алырбыз, бәлкем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа