Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Басма матбугатны нинди язмыш көтә?

Яңа технологияләр, интернет һәм мобиль җайланмаларның киң үсеше күпләрнең карашын үзгәртте, гадәти массакүләм мәгълүмат чаралары танымаслык булып үзгәрде. Алга таба ничек, нәрсә укырбыз, карарбыз һәм тыңларбыз, бу бик күпләрне борчый. Киләчәктә басма мәгълүмат чараларын нәрсә көтә? 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре ясалды.

Хәзерге вакытта басма мәгълүмат чаралары телевидение һәм интернет-басмалар ягыннан кискен көндәшлек кичерә. Кайбер газеталар, хәтта, үзләренең басма версияләреннән сайтлар файдасына баш тарта. Безнең район газетасы сайты да үз эшен активлаштырды. Ул даими рәвештә актуаль мәгълүмат белән яңартылып тора. Газеталарны социаль челтәрләргә чыгару активлашты. Шуның белән укучылар һәм әбүнәчеләр игътибары җәлеп ителә. Безнең "Вперед"-"Алга" газетасы да заман белән бергә атларга тырыша. Заманча басманың башка юлы юк, яңа технологияләрне һәм яңа мәгълүмат киңлекләрен үзләштерергә кирәк.

Без традицион басмаларны югалтырга тырышмыйбыз, район газетасы тиражын саклап калу, тугры укучыларыбызны шатландыруны дәвам итү өчен көчтән килгәннең барын да эшлибез.

Кино барлыкка килгәч, театр бетәчәк, дигәннәр иде, ә телевидение барлыкка килгәч, киноны бетә, диделәр. Әмма тормыш башкача күрсәтте: бернәрсә дә юкка чыкмады, ә үзгәрде генә. Басма мәгълүмат чаралары белән дә шулай булыр, дип ышанасы килә.

"Татмедиа" АҖ басмалары тиражы 2017 елның беренче яртыеллыгына 257 мең данәдән артыграк тәшкил итте. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 93 процент. Белгечләр фикеренчә, бу күрсәткечләр начар түгел. Илдәге гомуми икътисади кризис җәмгыятьнең барлык тармакларында чагылыш тапмый калмый: шул исәптән безнең тармакта. Әмма шуңа да карамастан, Питрәч почта бүлекчәсе башлыгы Виталий Золин биргән мәгълүматларга караганда, безнең районда газета-журналларга язылу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 100,9 процентка үтәлгән.

- Әлбәттә, икътисади кризис һәм интернетның нык үсеше язылу нәтиҗәләренә бик нык тәэсир итә. Газета һәм журналларның сакланып калуында безнең дә роль зур, без аны үтәргә тырышабыз, - ди ул.

Чынлыкта исә, хәзерге вакытта яшь аудитория интернетта утыра, гомумән кешеләр укымый башлады, тулаем уку культурасының түбәнәюе турында күптәннән сүз алып барыла. Кая гына карасаң да, безнең тармакта проблема юк түгел. Әлеге материалны әзерләгәндә бер кызык мәгълүматка юлыктым. Япониядә көн саен чыга торган газеталар әлегә кадәр күп миллионлаган тираж белән чыга, югыйсә андагы халык гаджетлардан файдалану буенча да алга киткән, аларда газета һәм журналлар тиражы кимеми, ә тотрыклы артуын дәвам итә икән.

Район газетасы - районның йөзе ул. Ул район халкы, аның эше, көнкүреше турында сөйли. Безнең игътибар башка мәгълүмат чаралары яктыртмаган иҗтимагый тормыш аспектларына юнәлдерелгән. Безнең районда башкарылган эшләр турындагы мәгълүматны җирле матбугат чарасы битләреннән генә укырга була. Шулай булгач, район газетасын башка бернинди мәгълүмат чарасы да алмаштыра алмый.

Акцияләр, төрле конкурслар, районның бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, һәр әбүнәче белән шәхсән эш алып бару нәтиҗәсендә, район газетасы тиражын (ярыйсы гына дәрәҗәдә) саклап калуга ирештек - 2142 данә. Бу район башлыгы Эдуард Дияров, район хакимияте бүлекләре башлыклары ярдәме белән мөмкин булды. Шулай ук "Ак Барс Питрәч" ААҖ генераль директоры Радик Зиннәтов, "Ак Барс" кошчылык комплексы" генераль директоры Илһам Кашапов, районның бюджет оешмалары җитәкчеләре, мәктәп һәм балалар бакчалары директорларына рәхмәтебез зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса