Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Белмәдемнең башы авырта

Районда яшәүчеләр милек салымнары түләүгә хәбәр кәгазьләре алды. Хәбәрчебез 6 нчы районара салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Александра ВӘЛИУЛЛИНАДАН бу турыда сорашты.

- Александра Робертовна, күптән түгел генә без физик затларның милек салымнарын түләүгә хәбәр кәгазьләре, аларның Башкортстаннан киләчәге турында сөйләшкән идек. Әгәр әлеге хәбәр кәгазьләре адресатка килеп җитмәсә, нишләргә?
- Салымны вакытында түләүдән бернинди сәбәп тә коткара алмый. Салым түләү өчен вакыт аз калып бара. Мәсәлән, 2013 ел өчен транспорт салымы, шулай ук 2013 ел физик затлар милкенә салымны салым түләүчеләр 2014 елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш. Шәхси эшмәкәр булмаган физик затлар 2013 ел өчен Казандагы җир кишәрлекләре өчен җир салымын 2014 елның 15 ноябреннән соңга калмыйча, Питрәчтәге җир кишәрлекләре өчен салымны 5 ноябрьдән дә соңга калмыйча түләргә тиеш. Күчемле һәм күчемсез милекнең урнашу урыны буенча инспекциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Ташламаларны һәм транспорт сатуны раслаучы документларны тапшырырга кирәкме?
- Физик затларның милек салымына ташламалар гариза һәм ташламаларга хокукны раслаучы документлар күчермәсе (пенсия кенәгәсе, инвалидлык турында ВТЭК белешмә кәгазе, Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгы, чернобыльче таныклыгы һәм башкалар) нигезендә бирелә. Шуңа күрә ташламага хокук бирүче документларны алып килергә кирәк. Шулай ук транспорт чарасы урланган булса, Эчке эшләр министрлыгыннан моны раслаучы документлар тәкъдим итәргә кирәк. Автомобильне саткан очракта, документлар алып килергә кирәкми, чөнки мәгълүматлар Россия Федерациясе ЮХИДИдан электрон тапшырыла.
- 25 октябрьдә милек салымнары буенча "Ачык ишекләр көне" үтә. Бу көнне квитанцияләр алып буламы, ташламаларга документлар алып килергә яки салымнарга кагылышлы сорауларга консультация алырга мөмкинме?
- Әлбәттә, инспекторлар консультация, квитанцияләр бирәчәк, шулай ук "Физик затларга салым түләүченең шәхси кабинеты"н ачачак.
- Мәгълүм булганча, "Физик затларның шәхси кабинеты" салым хәбәрләре, түләнмәгән салым, пенялар суммасын карау, квитанцияләр бастыру мөмкинлеге бирә?
- Әйе, бу шулай. Салым түләүче Россиянең барлык төбәкләрендәге күчемле һәм күчемсез милкен, салымнар исәбен күрә ала, хәбәр кәгазе һәм квитанцияләр ала, салым түләүләрен һәм бурычларын түли, салым инспекциясенә бармыйча гына салым органнарына мөрәҗәгать итә ала. Россия Федерациясе салым хезмәте сайтын исегезгә төшерәбез: www.nalog.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса