Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Безнең редакция үткәргән “Көләч йөзле бала” фотоконкурсы җиңүчесе билгеле булды

Бу юлы беренче урын өчен чын көрәш булды!

Безнең сайтта үткән "Көләч йөзле бала" конкурсы безне сөендерде дә, көендерде дә.

Катнашучылар саны күп булуы сөендерде. Конкурста 31 яшь питрәчле катнашты. Һәм алар барысы да шундый сөйкемле, күңелле һәм матур иде. Ә катнашучыларның кайберләре җиңүгә гадел юл белән ирешергә теләмәүләре безне күңелсезләндерде.

Финал тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, конкурста кечкенә Азалия Латыпова җиңде. Ул 98 тавыш җыйды.

Икенче урынны 84 тавыш җыеп, шаяншук Кирилл Кузнецов алды. Ә өченчедә 77 тавыш җыеп, Регина Николаева булды.

Питрәч авылы, Гаврилов урамы, "Каймак" сәүдә үзәге, 2 нче кат адресы буенча урнашкан безнең даими спонсорыбыз - ИП Габдрахманов Р.И. "Портрет" фотосалоныннан бүләкләр алачак җиңүчеләрне котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса