Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Безнекеләр Казан ярминкәсендә

Казанда сентябрь башыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә башлады, алар шимбә саен шәһәрнең сигез мәйданчыгында оештырыла. Шәһәр халкына питрәчлеләр дә үз продукциясен тәкъдим итә, алар Авиатөзелеш районы ярминкәсендә (123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданчык) сәүдә итә.

Ит, сөт, йомырка, бал, төрледән төрле тозланган яшелчәләр... Ярминкәгә тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясеннән күзләр камаша. Әлбәттә сатуда Питрәчтән китерелгән товарлар булуы куанычлы күренеш. Күп кенә казанлыларга бездә җитештерелгән кайбер продукцияләр яхшы таныш, шуңа да алар турыдан-туры "Пестречинка", "Ватан", "Кощак", "Карповка" язулы киштәләр янына киләләр. Менә бу юлы да "Ак Барс" кошчылык комплексы" продукциясе төялгән машина янында чиратка басучылар шактый иде. Шәһәрдә яшәүче Анна Краснова сүзләренә караганда, ул һәрвакыт әлеге сәүдә маркалы товарны сатып ала. "Аларның продукциясе һәрвакыт сыйфатлы һәм тәмле" - ди пенсионер.

Бигрәктә, Кощак бәрәңгесенә сорау зур, аны капчыклап сатып аллар. Кайберәүләр ярминкәгә Питрәчнең "Ватан" кооперативы продукциясен сатып алу өчен махсус килә. Аларның эремчекләре, каймаклары, майларын бик мактыйлар.

- Безне яхшы беләләр, килгәнебезне көтеп кенә торалар, - ди "Ватан" продукциясен сатучы Минсара Габдуллатыйпова. - Иртәнге алтынчы яртыдан бирле сәүдә итәбез инде. Шимбә көнне сәүдә яхшы үтте, бу юлы да барлык товарны сатып бетерербез дип уйлыйбыз.

Шунысы сөендерә, быел шәһәр ярминкәләрендә районның авыл җирлекләре дә катнаша. Мәсәлән, Кәвәл авыл җирлеге ярминкәгә сөт, йомырка, бәрәңге, киптерелгән үләннәр алып килгән. Авыл җирлеге башлыгы Николай Аргаков билгеләп үтүенчә, алар иртәдән үк барлык товарларын сатып бетергәннәр.

- Авыл йомыркасын, бәрәңгене бик теләп алдылар. Казан халкы безгә рәхмәт белдерде, кабат килүебезне сорадылар, кайбер прродукциягә заказ да бирделәр әле.

Шәһәрдә яшәүчеләр Екатериновка авыл җирлегеннән, "Гыймадив" фермер хуҗалыгыннан китерелгән балны яратып алдылар. Питрәч авыл җирлеге тәкдим иткән сөт тә яхшы сатылды. Татарказылылар да әлеге продукцияне тәкъдим итте, "Казан" хуҗалыгы кымыс белән сәүдә итте.

Питрәч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәйхан Фатихов сүзләренә караганда, монда товарлар Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләрдән сатыла, ягъни халык өчен кулай бәяләрдән. Казанда мондый ярминкәләр алга таба да үткәреләчәк, шул исәптән питрәчлеләр катнашында һәр шимбә саен.


Татарстанда авыл хуҗалыгы продуктларын сату бәяләре (бер килограмм һәм литр әяләре): тавык (түшкә) - 110 сум, күркә (түшкәсе) - 200 сум, сыер ите - 250-300 сум, дуңгыз ите - 230-270 сум, сарык ите - 300-350 сум, балык (карп) - 160 сум. Югары категорияле йомырка (10 данәсе) - 50 сум, сайлап алынган йомырка - 44 сум, беренче категория йомырка - 42 сум. Сөт - 28 сум, каты сыр - 280-300 сум, сыер мае - 250-280 сум. Шикәр - 48 сум, югары сортлы он - 20 сум, карабодай ярмасы - 47 сум, бәрәңге - 12 сум, кишер - 15 сум, чөгендер - 15 сум, суган - 15 сум, кәбестә - 9 сум, бодай - 9 сум, арпа - 8 сум, солы - 6 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса