Бәла-каза сорап килми һәм беркемне дә кызганмый
2019 ел башыннан районда 5 янгын очрагы теркәлгән, алар Керәшен Сәрдәсе, Богородск, Иске Шигали, Питрәч авылларында һәм "Заречье" бакчачылык ширкәтендә булган. Узган елның бу чорында 2 очрак теркәлгән булган. Янгында өч кешенең гомере өзелгән. Районда янгыннар саны кисәк арту сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте. Анда питрәчлеләрнең сәламәтлекләрен һәм милекләрен ничек саклап калып булуы турында фикер алыштылар.
Еш кына янгыннар корбаны булып тормышта авыр хәлдә калган, имин булмаган категория гражданнары тора. Янгыннар буенча барган тикшерүләр һәлак булган ике кешенең спиртлы эчемлеләрне артык күп куллануы һәм алдагы көннәрдә дә исерек хәлдә булуларын күрсәткән. Мондый кешеләр үзләренең тормышлары һәм милекләренә генә түгел, ә күршеләре, авылдашлары тормышына да зур куркыныч тудыра. Бигрәк тә кышын, тораклар җылытылганда, бурычлары аркасында газлары өзелгән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәгән торакларда бәхетсезлек килеп чыга. Гомумән, янгыннан беркем дә йөз процентка сакланмаган. Гадәттә, янгыннар төнлә, бөтен кеше йоклаган вакытта килеп чыга. Шулай да әлеге хәлдә калу куркынычын шактый киметү чарасы да бар. Бу янгын хәбәр иткечләр урнаштыру.
Узган елда республикада янгын хәбәр иткечләре ярдәмендә йөздән артык кешенең гомерен саклап калганнар.
Янгын хәбәр иткече - ул янгын башланган вакытта ук аны ачыклаучы, кисәтүче автоном җайланма.
Алардан килгән тавыш сигналы шулкадәр көчле, ул йоклаган, исерек, начар ишетүче кешеләрне генә аякка бастырып калмый, ә хәтта күршеләргә дә ишетлергә мөмкин.
Безнең районда да аларны сатып алырга була. Мондый приборларның бәясе - өч йөз сумнан башлана. Аларны урнаштыру кыен түгел, моның өчен белгеч чакырып торуның кирәге юк. Җайланма гадәти батарея белән эшли.
- Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышына без авыл җирлекләре башлыкларын чакырдык, аларга тәртипсез тормыш алып барган, имин булмаган гражданнар фатирларына урнаштыру өчен янгын хәбәр иткечләре тапшырдык. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2016 елдан бирлеТатарстан Республикасы Президенты патронажлыгында безнең республикада кайбер категория гражданнарның фатирларын һәм йортларын автоном янгын хәбәр иткечләре белән җиһазлау буенча президент программасы эшли, - дип сөйләде Питрәч районы янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Максим Лобода. - Бу эш алга таба да дәвам ителәчәк. Гомумән без барлык питрәчлеләргә дә йортларында һәм фатирларында янгын хәбәр иткечләре урнашытырырга киңәш итәбез.
Максим Лобода гап-гади кагыйдәләрне үтәүнең бик кирәк булуын билгеләп үтте, бу бит бернинди чыгымнар да таләп итми.
Электр хуҗалыгына һәм җылыту приборларына ревизия үткәрегез, аларны төзек булмаган хәлдә куллануга юл куймагыз.
Ут белән эш иткәндә уяу һәм сак булыгыз, шул исәптән тәмәке тартканда да.
Балаларыгыз белән даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр алып барыгыз, янгын килеп чыкканда үзләрен ничек тотарга кирәклеген, шулай ук ут, шырпы белән уйнарга ярамаганлыгын аңлатыгыз.
Кечкенә балаларыгызны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне караучысыз, ялгыз калдырмагыз.
Гадәттән тыш хәл килеп чыгу очрагына фатирларыгызда беренчел янгын сүдергечләрнең булдыру да бик яхшы.
Питрәч районында 2019 елның 30 гыйнварыннан 29 февраленә кадәр янгынга каршы катгый режим билгеләнде, ул янгыннар проблемасына игътибарны җәлеп итү һәм аларның профилактикасына, шулай ук янгыннар торышын тотрыкландыруга юнәлдерегән комплекслы чаралардан тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа