Чыты авылы Вахитов урамында яшәүчеләр үз көчләре белән юл төзекләндергәннәр
Юл начар халәттә, зур чокырлы була.
Явым-төшемле һава торышында җирле кешеләр юлдан узып китә алмый. Мондый үтенеч белән авыл җирлеге администрациясенә күп тапкыр мөрәҗәгать итәләр. Әмма нәтиҗәсе булмый. Бу ял көннәрендә әлеге урамда яшәүчеләр үз инициативалары һәм көчләре белән юлны ком һәм вак ташлар белән күмделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа