Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Әфган җире күңелдән чыкмый

Питрәч районында бүгенге көндә 76 сугышчы-интернационалист яши. Әфган сугышында барлыгы 140 кеше катнашкан. Бүген чит җирләрдә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. 24 ел элек совет гаскәрләре Әфганнан чыгарылды. Истәлекле көн алдыннан хәбәрчебез әлеге вакыйгаларда катнашучы - Питрәч хәрби комиссариаты хезмәткәре, сугышчы-интернационалистларның ветераннар советы рәисе Николай Болонкин белән очрашты...

Питрәч районында бүгенге көндә 76 сугышчы-интернационалист яши. Әфган сугышында барлыгы 140 кеше катнашкан.
Бүген чит җирләрдә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. 24 ел элек совет гаскәрләре Әфганнан чыгарылды. Истәлекле көн алдыннан хәбәрчебез әлеге вакыйгаларда катнашучы - Питрәч хәрби комиссариаты хезмәткәре, сугышчы-интернационалистларның ветераннар советы рәисе Николай Болонкин белән очрашты һәм әңгәмә корды.
- Николай, Әфган хатирәләрен онытып буламы?
- Вакыт үтү белән күп нәрсә онытыла, хәтердән югала. Әмма күңелдән һич тә китми. Бу тормышымның мөһим һәм җитди бер өлеше иде. Кыска гына вакытта күп вакыйгалар булды. Иң үкенечлесе, дуслар, сугышчан иптәшләр югалды.
- Николай срочный хезмәтне Әфганда узган сугышчы интернационалистлар районда күпме?
- Бездән 140 кеше хәрби бурычын үтәргә шунда китте. Бүген районда 76 кеше яши. Кайберләре Россиянең башка төбәкләрендә тора. Дүрт сугышчы-интернационалист һәлак булды. Алар исемнәре белән Питрәч урамнары аталган. Болар: Евгений Перчков, Геннадий Саликеев, Николай Кирюшин һәм Илдар Мәрхәбин. Дүртесе дә туган җирләрендә җирләнгән, һәйкәлләр куелган. Каберләре туганнары һәм мәктәп укучылары тәртипкә китереп тора.
Сугышчы-интернационалистлар турында истәлекләр кадерләп саклана. Район үзәгендә ике ел элек Җиңү паркында сугышчы-интернационалистлар, локаль сугышларда катнашкан һәм һәлак булганнар хөрмәтенә пехотаның сугышчан машинасы куелган. 15 февральдә районыбызда яшәүче һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнар очрашачак. Бу очрашулар ел да үткәрелә.
- Николай, рәсми очрашу һәм чаралардан тыш аралашулар да буламы?
- Әйе. Минем яныма, сугышчан-интернационалистларның рәисе буларак, бик еш киләләр. Моннан тыш Казанда Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реабилитация үзәге эшли. Мөрәҗәгать иткәннәр гозерен мөмкин булганча, хәл итәргә тырышабыз: дәвалауга, ялга җибәрәбез, төрле җирләргә мөрәҗәгать хатлары юллыйбыз.
- Николай, әфганчыларның бүгенге тормышы нинди. Алар турында онытмыйлармы?
- Торакка мохтаҗлар бар. Балалары үсте, оныклары туды. Күбрәк тә ярдәм итәсе килә. Күбесе хәрби хезмәттән соң тыныч тормышка җайлы гына ияләшеп китте, эшен дә тапты. Билгеле бер урыннарга ирешкәннәре дә бар. Мәсәлән, Ринат Газизуллин юрист белгечлеге алды һәм суд рәисе булып тора. Хәйдәр Миндубаев җәзаларны үтәтү идарә башлыгының тыл буенча урынбасар булып хезмәт итә, Анатолий Орлов райгазда эшли. Илфат Гарифуллин - урман хезмәткәре һәм эшмәкәр, Марат Гыймадиев - полиция майоры. Соңгысы белән аннары билгеле булганча, бер гарнизонда хезмәт иткәнбез, бер-беребездән 500 метр арада гына аерган, шулай да бер тапкыр да күрешмәдек. Ул автополкта, мин авиациядә хезмәт иттем. Әфганчылар арасында хәтта хатын-кыз да бар. Без Гөлмирә Бахарева. Ул медсанбатта хезмәт иткән. Бүгенге көндә Казанда республика клиник хастаханәсендә эшли. Сугышчан дуслар өчен бик сөенәм. Алар бернигә карамый, исән-сау кайттылар, тормышта үз урынын тапты.
- Николай, аларны бүләкләгәннәрдер бит?
- Питрәчлеләр үзләрен лаеклы күрсәтә алган. 16 кеше орден-медальләргә лаек булган. Күпләре "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Батырлык өчен" медальләре белән билгеләп үтелгән. Шулар алар арасында Миңнегаян Галәметдинов, Михаил Муллин, Александр Калашников, Миңнулла Хәмиделлин, Михаил Наумов, Вячеслав Шмелев, Андрей Игнатьев, Илфат Гарифуллин, Ринат Газизуллин, Радик Нигъмәтҗанов, Анатолий Чернов, Гөлмирә Бахарева, Николай Болонкин, Радик Корбанов бар. Ике питрәчле - Николай Иванович Топьянов һәм Александр Анатольевич Никифоров "Кызыл Йолдыз" ордены белән дә бүләкләнгән. Соңгысына "Батырлык өчен" медале дә биргәннәр.
- Николай, сугыш шартларында иң кыены нәрсә иде?
- Һава шартларыдыр, мөгаен. Шуңа да башлангыч адаптацияне Советлар Союзының көньяк республикаларында үттек. Массакүләм мәгълүмат чараларында язылган курку төшенчәсенә килгәндә, шуны әйтер идем: баштагы өч атнада куркыта, аннары ияләнәсең. Без бер-беребезне яклый, күңелебезне күтәрергә тырыша идек. Ансыз булмый.
- Сугышчан дусларыгызга, барлык сугышчы-интернационалистларга нинди теләкләрегез бар?
- Аларга бәхет, саулык, имин тормыш телим. Алар моңа бик лаек. Һәрберсенең торагы булсын. Бүген инде алар урта яшьләрдәге, мөстәкыйль яшәүче кешеләр. Көннәре тыныч, бәхетле узсын. Безнең балаларыбыз бар. Аларның бәхетенә без шатланабыз хәзер. Бөтенесенә менә шуны телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса