Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Фидакарь хезмәтләре җиңү китерә

Районның иң эре хуҗалыкларының берсе - "Питрәч азык-төлек корпорациясе"ндә чәчүне үзвакытында төгәлләделәр. Шулай да кырда трактор гөрелтесе туктамый.

- Хуҗалыкта сабаннар 6100 гектар мәйданны алып тора, - ди баш агроном Алмаз Хәйруллин. -Бу мәйданнарда, нигездә, бодай һәм арпа үстерелә. Шулай ук борчак, солы, кукуруз, берьеллык һәм күпьеллык үләннәр чәчтек. Быел шытымнар сөендерә - тигез чыктылар, инде корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртү үткәрелә, - дип сүзен дәвам итте ул.
Әлеге хуҗалыкта барлыгы 23 берәмлек техника эшли. Аларда тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән яшь кадрлар да тырышып эшләп йөри.
Дүрт чәчү агрегатында бик булдыклы, тәҗрибәле игенчеләр Марс Габдрахманов, Рафаэль Идиатуллин, Ринат Гайнетдинов һәм Иван Канашев эшләгән. Туфракны чәчү алды эшкәртүдә аталы-уллы Алмаз һәм Әхмәдулла Галиәсфәровлар, Алексей Хрущев, Фердинант Гайнетдинов, Николай Анисимов, Алексей Карташов, Валерий Зайцев һәм районның алдынгы механизаторларының берсе Александр Ильин эшләде. Соңгысы пенсия яшендә булуына карамастан, туган хуҗалыгына мөһим кампания вакытында ярдәм итәргә ашыга.
Орлык төяүдә Илфат Кәримов белән Николай Иванов шөгыльләнә. Бу хуҗалыкның күп механизаторлары район алдынгылары исәбендә баруы да игътибарга алырлык.
Әңгәмә вакытында агроном шаяртып:
- Сабантуйны да яхшы күрсәткечләр белән каршы алачакбыз, - дип әйтеп куйды.
Шулай гына була күрсен.

Район газетесы Мактау тактасында иң беренче урында баручы Рәүф Җамалетдинов узган ел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Туган хуҗалыгында җиденче елын гына эшләвенә карамастан, алдынгылыкны кулыннан төшерми. МТЗ-1221 тракторында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә. Быелгы язгы кыр эшләрендә, мәсәлән, БЗТС-1 агрегатында 1535 гектарга ашлама керткән, 1042 гектарда туңга сөрелгән җирләрне һәм күпьеллыкларны тырмалый.
Рәүф егерме елдан артык гомерен Казан ДОСААФына багышласа да, аның күңеле гел туган ягында була. Һәм менә ул рәхәтләнеп хуҗалык кырларында җиң сызганып эшли дә.
иттеләр. Эш шартлары да канәгатьләндерерлек. Үз хуҗалыгыбызда мал-туар тотабыз. Кырда эш күп булса да, гаиләмне онытмыйм. Анда да булышып алырга вакыт табарга тырышам, - дип елмая төшеп сүзен тәмамлады ул.
Бүген язгы кыр эшләре кампаниясен үзвакытында төгәлләүдән дә мөһим бурыч юк. Механизаторларыбыз, кыр хезмәтчәннәре тәҗрибәле, үз эшләрен беләләр. Шуңа да хуҗалык җитәкчеләренең күңеле тыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса