Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Хуҗалыктагы комбайннар техник тикшерү узды

Уңыш җыю эшенең барышы һава торышы шартларына гына бәйләнмәгән, техниканың төзеклеге дә бу чорда бик җитди роль уйный.

Шуңа да техниканы эшкә вакытында әзерли башлыйлар. "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ базасында комбайннарга зональ техник тикшерүләр булып узды.
Бу күрсәтмә техник тикшерүләрдә Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре һәм бу оешманың районнардагы бүлекләре башлыклары катнашты.
Белгечләр өч комбайн мисалында техник тикшерүне ничек үткәрергә кирәклеген күрсәтте. Аларның игътибарыннан берни дә читтә калмады: комбайнның техник талоны, аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы бармы, яктырткыч приборлары, тормоз системасы, агрегатны көйләү җайланмасы төзекме икәнлеген карый алар. Комбайннан бер генә бөртек ашлык та җиргә коелмаска, ул тулысынча герметик булырга тиеш. Уңышны ни дәрәҗәдә сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу шуңа бәйләнгән.
- "Ак Барс Питрәч" хуҗалыгындагы барлык 22 комбайн да куелган таләпләргә җавап бирә. Техниканы тикшерү эшләре әле моның белән генә төгәлләнми, киләсе атнадан хуҗалыкларда техник тикшерүләр ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә үткәреләчәк, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса