Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Җиңү өчен рәхмәт сезгә!

Совет халкының фашист Германиясен җиңгәнгә алтмыш җиде ел вакыт узды.

Җиңү көне. Ул бик тә бөек көн. Җиңү миллионлаган кешенең тормышы барәбаренә мөмкин булды. Сугыш берәүне дә читләтеп үтмәде: күпме ятим, тол аналар һәм хатын-кызлар калды, җимерелгән, юкка чыккан шәһәр-авыллар юкка чыкты.
Питрәч районыннан фронтка 6785 ир-егет чыгып киткән. 5680 солдат һәлак булган яки хәбәрсез югалган. Өч якташыбыз батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Болар: Петр Гаврилов, Василий Осипов, Галимҗан Камалиев. Өч меңгә якын якташыбыз сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнде.
Ветераннарыбыз елдан-ел кими бара. Вакыт һәм еллар үзенекен итә шул. Әмма, бәхеткә, сугыш юлын узган, безгә җиңү китергәннәрнең күзләренә карау, тавышларын ишетү мөмкинлеге бар әле. Алар "Ил өчен!" "Җиңү өчен" дип дошманга каршы күтәрелгән. Ә без боларны кино-фильмнардан гына ишетеп-күреп торабыз. Без әле ветераннарны кочаклый, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерә алабыз. Озак яшәсеннәр. Алар безгә бик кирәк әле.
Бүген районда 44 сугышта катнашучы яши, 237 тол хатын-кызлары, 816 тыл хезмәтчәне бар. Ленинград блокадасын кичкән бер хатын-кызыбыз да исән.
Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда совет халкы тиңдәшсез батырлык һәм дисциплина, үз-үзен корбан итү, тиңе булмаган фидакарьлек һәм ныклык үрнәкләре күрсәтте. Шушы сыйфатлар җиңүгә дә китерде. Мондый ныклыкны, рухи, ихтыяр көчен тарих белми әле. Үзләренең җиңүгә омтылышлары, ышанычлары, гаделлекнең җиңүендә шикләнмәүләре белән көчле иде халкыбыз. бу Җиңү нигезе булып торды да.
Бөек Җиңү көнендә район үзәгендә сугышта һәлак булганнар һәйкәле янында бәйрәм демонстрациясе һәм тантаналы митинг булып узды. Анда ветераннар һәм барлык учреждение, оешма, предприятие хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары һәм хәтта сабыйлар катнашты.
Иртәдән үк Бөек Ватан сугышы ветераннары яшь елларын искә алу, сугышчан иптәшләре белән аралашу, яу кырыннан кайтмый калганнарны искә алу өчен җыелыша башлады.
Митингка җыелучылар каршында район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин чыгыш ясады:
- Ел саен Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, без Җиңү өчен башларын салган каһарманнарыбызны искә алабыз. Батырлык, Ватан хакы, фидакарьлек хакында сөйләшәбез. Сез дошманны корал белән генә түгел, рухи көч белән дә җиңгәнсез, бүгенге имин, тыныч тормыш өчен без, иң элек, сезнең алда бурычлы, - диде.
Үзенең чыгышында ул ветераннарның даими рәвештә үзләренә карата кайгыртучанлык, игътибар тоеп яшәргә тиешлеге хакында әйтеп китте. Шунысы куанычлы, Россия һәм Татарстан хөкүмәте безнең районыбыз ветераннары турында да нык кайгырта. Районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашучыларны фатир белән тәэмин итү программасы уңышлы тормышка ашырыла. 187 сугышта катнашучы һәм аларның тол хатыннары фатирлы булды инде. 9 май көнне тагын 22 ветеранга яңа фатир ачкычлары тапшырылды.
Митингта район ветераннары исеменнән Нина Куприянова чыгыш ясады. Ул район җитәкчелегенә ветераннарны кайгыртып торулары өчен рәхмәт җиткерде һәм сугыш елы истәлекләрен сөйләде.
"Бу тарихи шатлыклы көн безне барыбызны да берләштерә. Бөек Җиңү көненнән соң 67 ел вакыт узса да, җиңү өчен башын салганнар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр", - дип ассызыклады үзенең чыгышында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.
Бәйрәмгә җыелучыларны бөек бәйрәм белән Питрәч районы хәрби комиссариаты башлыгы Владимир Гузич та котлады:
- Бу барлык буыннар өчен иң кадерле һәм иң изге бәйрәм. Бу көнне без илебезгә җиңү китерүче батырларыбызны олылыйбыз. Бүгенге тыныч тормыш хакына яу кырында ятып калучыларны хәтерләү безнең зур бурычыбыз. Нәкь менә алар илебезгә тынычлык китергән, имин, яңа тормышка нигез салган, - диде ул.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр һәм гирляндалар салдылар.
Митингтан соң яңа фатир ачкычларын алган ветераннар үз торакларын карарга китте. Шәйхулла Насыйбуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Кибәк Иленнән Закир Сабир улы Камалиевта кунакта булды. Ветеран олыгайган көнендә булса да фатир алуына бик куанганын белдерә.
9 май бәйрәме Питрәчтә тантаналы үтте, матур һәм истәлекле булды. Бу көнне мәдәният, спорт һәм җәмәгать оешмалары, район администрациясе ярдәме белән төрле мәдәни-массакүләм чаралар уздырылды. Ә кичен балалар шәһәрчегендә халык күңел ачты, салют бирелде.
Без сезнең алда баш иябез, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары!
Ә Ленино-Кокушкино авылында истәлекле вакыйга - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә һәйкәл ачылды. Ул бүгенге кешеләргә тыныч тормышның никадәр кыйммәткә төшүен искәртеп торачак. Һәйкәлне ачу тантанасында район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса