Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Иң кечкенәләр өчен су бәйрәме

Җәйнең кыл уртасы. Иң кызу көннәр. Бу көннәрне һәркем үзенчә үткәрә: кем бакчада казына, кайсы пляжда кызына, кайберәүләр урман нигъмәтләре җыя. Ә "Каенкай" балалар бакчасында - Нептун көне үткәрелде.

Ул балалар мәйданчыгында оештырыла. Бәйрәм моряк булып киенгән ир-малайларның "Бескозырка" җыры белән башланды.
Бәйрәмне алып баручы - өлкән тәрбияче Елена Лукина диңгез патшасы - Нептунны (тәрбияче Екатерина Михеева) чакыра. Нептунның беренче ярдәмчесе - Алтын балык (Лилия Шәрәфетдинова) барысын да уеннарга һәм конкурсларга чакырды. Алтын балыкка Саз хуҗасы (Наталья Павлова) һәм Бичура (Вера Гришина), Су кызы һәм Балык ярдәм итте.
Балалар өчен күпсанлы хәрәкәтле уен-конкурслар уйлап тапканнар: "Су ташучылар", "Сулы лабиринт", "Тиз хәрәкәт итүче кысла", "Суга уч белән сугу", "Судан алма һәм балык эләктер" эстафеталары, "Диңгез сугышы", "Чуртан һәм балыклар", "Паровоз" кебек су уеннары.
Бу көнне җиңүчеләрнең генә түгел, бөтен балаларның да кәефләре күтәренке иде. Алар командада бик теләп уйнады һәм җиңү шатлыгы кичерде, яхшы көндәшлек хисе кичерде. Балалар иҗади сәләтләрен рәхәтләнеп ачты, фантазия һәм инициатива күрсәтте.
Нептун бәйрәм ахырында бакча балаларына күңелле ял өчен рәхмәт әйтте һәм суда коенган чагында бик сак булырга өндәде.
Рәсемдә: конкурс барышы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса