Игенчеләр чәчүгә чыгарга әзер
Бу көннәрдә һава торышының яхшы булуы, чәчүнең озак көттермәячәгенә ишарә ясый. Бүген-иртәгә тракторлар кырларга чыгачак. Әлегә алар ремонттан соң, әле буяулары да кибеп бетмәгән килеш бер рәткә тезелеп куелды: аларны республика чәчү техникасы конкурсы комиссиясе тикшерде. Махсус комиссия безнең районның сигез авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Алар хуҗалык паркларының чәчүгә әзерлекләренә,...
"Рацин Шәле" ҖЧҖ белгечләре сүзләренә караганда, алар инде бүгеннән үк эшкә керешергә әзер.
- Быел яз бераз соңлады, әмма моны безнең файдага дияргә була. Кар акрын эри, кар суы җиргә сеңеп өлгерә. Шул ук вакытта бу барлык эшләрне дә бер үк вакытта башлауга китерергә мөмкин. Әмма бу көтелмәгән хәл булырга тиеш түгел: бездә кадрлар җитәрлек, механизаторлар ике смена эшләячәк, аларга көнгә ике тапкыр, кирәге чыга икән көнгә өч тапкыр кайнар ризык ашатачакбыз, - диде "Рацин Шәле" ҖЧҖ директоры Айдар Гаянов.
Быел аларның чәчүлек мәйданнары ун меңгә якын гектар җирне тәшкил итә.
- Без рапсны күптәннән чәчәбез инде. Быел көнбагыш чәчәчәкбез. Бу табышлы культуралар. Традицион бөртеклеләрдән тыш тагын кукуруз һәм кандала үләне (донник) үстерәбез. Болар сөтчелек фермасына сыйфатлы азык хәзерләү өчен яхшы культуралар, - диде сүзен дәвам итеп Айдар Фиркатович.
Быел әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең чәчүгә әзерлеге буенча комиссия җитди шелтәләр белдермәде. Аларның барысы да бар - заманча техникалары да, минераль ашламалары да, сыйфатлы орлык фонды да, ә иң мөһиме - кешеләре. Кыр хезмәтчәннәре барысы да киң профильле белгечләр: алар җирдә сөрәләр, тырмалыйлар да, культивациялиләр дә, чәчәләр дә, ашлыклар өлгергәч чабалар һәм суктыралар да.
- Башка елларда март ахырында без кырга чыга идек инде, уҗымнарны өстәмә тукландыра башлый идек. Быел һава торышы бездән сабыр итүебезне сорый, - диде 25 ел стажы булган механизатор Әхмәт Әхмәтшин.
Авылның иң яшь механизаторларының берсе Раил Ибраһимов быел өченче тапкыр чәчүгә чыга. Яшьләр авылда калмый, бу алар өчен бик авыр эш, диләр. Ә ул авылда калган, эштән курыкмаган. Һәм монда андыйлар аз түгел.
- Кырга һәрвакыт күтәренке кәеф белән чыгабыз, тизрәк эшкә керешәсе килә, - диде безгә Раил.
"Газовик" ҖЧҖнең "Богородск" бүлекчәсе ремонт мастерское янында да тракторлар, чәчкечләр, тырмалар әзерлек сызыгына тезелеп куелган.
- Питрәч аграрийлары чәчү кампаниясенә яхшы әзерләнгән. Авыл кешеләренең кыш буе тырышып эшләүләре күренеп тора. Без инде республиканың берничә районында булдык. Әлбәттә, һәр җирдә дә проблемалар бар. Шунысы игътибарга лаек, авыл кешеләренең эшлиселәре генә килеп тора, аларның кәефләре күтәренке, - диде чәчүлек орлыкларын җентекләп тикшереп, агрохимия фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Шамил Алиев. Алар чәчүлек орлыкларга беркетелгән табличкадагы мәгълүматның аларга туры килү-килмәвен тикшерә.
- Орлыклар яхшы, - диде ул нәтиҗә ясап.
- Чәчү башланыр алдыннан техниканы махсус комиссия тикшерүе - бу традицион чара. Быел бездә бөртеклеләрне 34350 гектарда чәчү планлаштырылган, техник культуралар мәйданы елдан-ел арта бара. Быел алар 10200 гектарда, 16200 гектарда азык культуралары чәчелә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа