Изге күңелле кешеләр яхшы эшкә тотынган
Питрәч авыл җирлеге территориясендә дистәләгән чишмә бар. Әлбәттә, аларны һәрвакыт карап, тәртиптә тотарга кирәк, еллар үтү белән чишмә тыгыла, аннан су аз килә башлый. Безнең газетада Шәле авылындагы чишмәне төзекләндерү турында язган идек инде, бүген сүзебез район үзәгендәге чишмәләрнең берсе турында булыр.
Олимпия поселогы тирәсендәге чокырда берничә чишмә бар, аннан бу урамда яшәүчеләр генә түгел, ә якын-тирәдәге урамнар - Комсомол, Яшьләр һәм башка урамнарда яшәүчеләр дә су ала.
Шул чишмәләрнең берсен Иван Кнайнов, Хәмит Юсупов, Фидаэль Мифтахов, Иван Таланов һәм Павел Топьянов үз карамакларына алганнар.
- Без инде берничә ел буе чишмәләрне карап, тәртипләп торабыз, башкача булуы да мөмкин түгел, без бит үзебез дә шушы чишмәнең суын эчәбез, - диде хәйрия эшен оештыручыларның берсе Иван Кнайнов. - Соңгы вакытларда монда суга килгәндә чишмәнең торышы куанырлык түгел иде. Су җыела торган тимер мичкә бик нык тузган һәм черегән. Янәшә-тирәне үлән баскан, шулай ук баскычлар черегән, аның рәшәткәләре юк иде. Әлбәттә, бу хәл безне бик нык борчыды һәм бер матур көндә без бергә җыелып, чишмәбезне рәткә китерергә булдык. Үләнне чаптык, куакларны кистек, баскыч һәм аның рәшәткәләрен яңарттык. Иң мөһиме - чишмәне ләмнән һәм пычрактан чистарттык, яңа мичкә куйдык, шуннан соң чишмәдән су гөрләп агып чыга башлады.
Без монда эшләүчеләр барыбыз да диярлек пенсионерлар, шуңа күрә безнең буш вакытыбыз җитәрлек, безнең арада әле эретеп ябыштыручы, токарь, кыскасы үз эшенең остасы да бар.
Безнең материалларыбыз да үзебезнеке, күршеләр дә материаллар белән ярдәм итә. Хәзергә төп эшне тәмамладык, тиздән беседка урнаштыра башлыйбыз, анда рәхәтләнеп ял итәргә һәм чишмәнең салкын, шифалы суын эчеп хозурланып утырырга мөмкин булачак.
Безнең чишмәгә килү җайлы, шуңа күрә монда һәркем килә ала, янәшәдә генә юл, су белән тулы чиләкләрне күтәреп менү дә авыр түгел.
Иван Таланов үзе эретеп ябыштыручы да, токарь дә, тумышы белән ул Янсуардан.
- Без кечкенәдән чишмә суы эчеп үстек, шул чакта ук олылар белән чишмәләрне чистартырга йөрдем, бигрәк тә Ригада яшәүче туганнарыбыз чишмәләрне кайгыртырга ярата һәм мине бу изге эшкә өйрәтә иделәр. Мин хәзер дә дусларыма бик теләп булышам.
Машина йөртүчеләр нәселеннән булган Фидаэль Мифтахов үзе дә гомере буе шофер булып эшләгән, еш кына ерак рейсларга барган.
- Ерак юлларга йөрүчеләр өчен су һәрвакыт кирәк, чөнки юлда ашарга да пешерәсең, чәй дә кайнатасың. Юлда йөргәндә күп төрле чишмәләр күрергә туры килде, бик матур итеп эшләнгәннәре бар иде, әлбәттә. Безнең чишмәне дә шулай матур һәм уңайлы итеп эшләргә нәрсә комачаулый дигән уй килде башка.
Без, чишмәне төзекләндерү эше белән мәшгуль булганнар, чишмәбезнең матур килеп чыгачагына ышанабыз.
Александра Евграфьева, Анна Кнайнова, Рауза Сабитова инде күптәннән пенсиядә.
- Без һәрвакыт суны әлеге чишмәдән алабыз, - диләр хатын-кызлар. - Монда ял итәргә дә килгәлибез. Мондагы урыннар бик матур, чишмә суы да бик тәмле.
Без исә, үз чиратыбызда, чишмәбезне төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә изге гамәлләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм аларга сәламәтлек телибез.
Чишмә суы сусауны да баса, тәнгә сихәт тә бирә. Табигый су чыганакларын даими кайгыртып, чистартып тору һәркемнең кулыннан килә торган эш. Бәлки, мондый изге эшкә куылырга теләүчеләр дә табылыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа