Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Кешеләрне берләштерә, өмет уята Сабан туе

11 июньдә Питрәч район үзәгендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе гөрләп үтте. Борынгы бәйрәмгә берничә мең кеше җыелды. Ул табигатьнең иң гүзәл урынында - наратлыктагы мәйданда барды.

"Мин килдем, каршылагыз!

Сабан туе барыбызны да бергә җыеп, онытылмаслык очрашу мизгелләре бүләк итәргә сәләтле сихри бер көчкә ия. Ерак үткәннәрне бүгенге көнебез белән тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше ул Сабантуй. Ул һәрбер йортка, һәр урамга, һәр авылга килә. Бәйрәм дәрте китерә. Аны зарыгып көтеп алалар, аңа әзерләнәләр, мичләр агартыла, йорт-кура тәртипкә китерелә, кунакларга бәйрәм табыны әзерләнә. Менә шуңа да борынгыданкилгән халык бәйрәме игенчеләр хезмәте белән бәйләнгән. Бәйрәмнең төп кунаклары да нәкъ менә җир кешеләре. Алар бәйрәмне башлый да. Сабан туе әләме күккә күтәрелә. Бу хокукка "Ак барс-Питрәч" ачык акционерлык җәмгыяте механизаторы, быелгы язгы кыр эшләре батыры Ленар Сираҗиев һәм узган елгы милли көрәш батыры Фәрхать Фәйзуллин ия булды.
Ленар Сираҗетдинов механизаторлар арасындагы хезмәт ярышында җиңеп, Питрәч муниципаль район Советы мактау грамотасына, Җиңүче тасмасына лаек. Аңа кыйммәтле бүләк - "Позис" лары һәм тәкә тапшырылды.
Татарстан гимны яңгырый. Бәйрәм шул рәвешле үз көченә кереп китә. Традициягә тугры калып, район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин питрәчлеләрне һәм кунакларны Сабан туе бәйрәме белән котлый: "Бүген авыл халкының хезмәт сөючәнлегенә, кунакчыллыгына тиешле бәя бирелә. Аны тикмәгә генә өмет, игенче хезмәтенә мәхәббәт бәйрәме дип атамыйлар. Алар өчен язгы кыр эшләреннән соң күңелле ял итеп алырга һәм башкарылган эшләренә йомгак ясарга яхшы мөмкинлек ул. Сабантуй төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар дуслыгын ныгыта", - ди ул.
Бераз тарих

Язгы бәйрәм - Сабан туеның барлыкка килүен, формалашуын, үсүен ел фасыллары һәм татар халкының гаять үзенчәлекле рухи һәм мәдәни мирасы арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдыручы календарь йолаларның бер өлеше итеп карарга кирәк. Язның килүе хакында ераклардан очып кайткан кара каргалар хәбәр иткән (шуның хөрмәтенә Сабан туе алдыннан "Карга боткасы" дигән йола башкарылган). Фәкать Нәүруз, Җыен, Сөмбелә, Нардуган һәм еллык хезмәт циклына туры килүче башка бәйрәмнәрнең асылына комплекслы анализ ясаганда гына аны тарихи яктан өйрәнү өчен яңа юллар ачарга мөмкин.
Сабан туе кайчан, кайда барлыкка килгән, аның тамырлары кая барып тоташа? Кызганыч ки, без хәзерге вакытта аның башлангыч чорын тәгаен генә атый алмыйбыз. VI гасыр ахырына караган "Вэйшу" дигән кытай елъязмасында, мәсәлән, һуннарның ел саен яз көне үз ата-бабаларына, күккә, җиргә һәм төрле рухларга корбан бирүләре, әлеге форсаттан файдаланып, бөтен нәсел-ыруларын җыеп, дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүләре, күңел ачулары, ат һәм дөя чабышлары уздырулары хакында кызыклы мәгълүмат теркәлгән.
Бәйрәмнең атамасын тәшкил иткән "сабан" һәм "туй" дигән борынгы төрки сүзләргә лингвистик анализ, аны башка төрки халыкларның ел фасылларына бәйле охшаш бәйрәмнәре белән чагыштыру Сабан туеның барлыкка килгән чорында ук табигатьнең уянуы һәм язгы эшләр башлануы хөрмәтенә оештырыла торган язгы туй булуы хакында сөйли. Аның нигезендә, дөньяның башка халыкларындагы кебек үк, борынгы төрки кабиләләрендә яшәп килгән йола - табигать белән никахка керү йоласы ята. Бәйрәмнең асылы-нәсел-ыруның яңаруы, аның көч-кодрәте һәм байлыгы артуы - гомумән табигатьнең яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән. Сабан туе, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә уздырылган. Сабан туена бәйле күп кенә йолалар безнең борынгы бабаларыбызның тормышы таулар белән бәйле булуы хакында сөйли. Әлеге бәйрәм ярышларын уздыру урынын кайбер җирләрдә "бәйге" (көч сынашу урыны), ә кайбер төбәкләрдә "сабан" дип атаганнар. Ул татар авылларындагы йортлар һәм каралты-кураларның урнашу тәртибендә, шулай ук кабер өсләрендәге курганнар кебек үк, түгәрәк рәвешендә булган, ягъни ерак бабаларыбызның кояшка табынуында чагылган һәм галәмнең мәңгелеген символлаштырган. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең мәшһүр "Шүрәле"сендә мәйданны, Сабан туе һәм Җыен белән беррәттән, аерым бәйрәм дип атый.
Бу авылның мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр, дип, уйларым:
Башта Сабан туе мәйданында фәкать ирләр генә катнашкан, андагы уеннар һәм ярышлар, бигрәк тә сөлге тотып көрәш һәм ат чабышлары (ат кояшка тиңләштерелгән), изгеләштерелгән характерда булган дип фаразларга нигез бар..
Сабан туе йолаларын уздыру вакыты да канунлаштырылган булган, аның ярышларын һәм уеннарын үткәрү, җыр-биюләр башкару тәртибе дә күп гасырлар дәвамында үзгәрмәгән. Болар бар да халыкның бик борынгыдан калыплашкан тәрбия системасы хакында сөйлиләр. Аларда шулай ук нәселне дәвам итү, яшәешнең мәңгелеге хакындагы планетар идея дә ачык чагыла. Әйтик, ярышларны балалар һәм аксакалларның ачып җибәрүе, узган елгы Сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрнең бәйрәмгә атап аның иң зур һәм әһәмиятле бүләге булган чиккән сөлге бирүләре һәм башкалар. Хәзерге Сабан туенда яңа өйләнешүчеләрне, дөньяга килгән сабый-нарасыйларны, өлкән яшьтәгеләрне котлау, мәйдан тирәли .бәйрәмгә ният кылып чиккән сөлгеләрен тоткан яшь киленнәр парады үткәрү традицияләре дә ул йолаларны табигый рәвештә тулыландыра килә. Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар җыю һәм өләшү, Сабан туе батырына тәкә бүләк итү кебек йола игеннәр муллыгын, терлек-туарның үрчүен тәэмин итүне күздә тоткан һәм ул мәҗүсилек заманнарында күк һәм кояш Тәңресенә корбан китерүне алмаштырган. Ул татарларда "келә кылу" буларак та билгеле. Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бүләк бирүнең асылы, ягъни китерәсе корбанны аның башка төре белән алыштыру идеясе Сабан туена бүләк җыйганда төп нигез булып тора. Егетләрнең (аларны "бирнә җыючылар", "сөлге җыючылар" дип атаганнар) кыңгыраулы атларда бүләк җыюы үзе үк бәйрәм төсен ала, җыр һәм уен-көлке белән бара. һәм бу бүләкләр бирүченең дә, алучының да иң мөкатдәс теләкләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итүче тылсым көченә ия булган әйберләр дип кабул ителә. Халык бәйрәменең төп принцибы да нәкъ менә шушы изге гамәлгә кайтып кала - Сабан туе мәйданыннан бер генә кеше дә бүләксез китәргә тиеш түгел. Әйтик, безнең борынгы бабаларыбызда сарык тәкәсе саба (сабан) дигән изге савыттагы кымыз, әйрән яисә сөт белән бергә Тәңрегә корбанга китерелә торган хайван булган. Себер галимнәре фаразлавы буенча, борынгы бәйрәмебезнең исеме дә нәкъ менә шушы йолага барып тоташа. Димәк, Сабан туе алып-батыры халкыбызның иң изге бүләге илаһи күк тәкәгә лаек булган олуг зат. Борынгы төркиләрдә Тәңренең җирдәге илчесе итеп саналган яңа сайланган хан кебек үк, Сабан туе батыры да, тәкәне тере кояш кебек баш өстенә күтәреп, йола буенча түгәрәк мәйданны әйләнеп чыга. Азактан килгән йөгерүчене дә, ярыш атын да өлешсез калдырмыйлар. Әйтик, ул атның муенына һәр кеше чиккән сөлгеләр һәм кулъяулыклар бәйләргә тырыша. Беренче карашка әллә ни әһәмиятле булмаган йолада халыкның олы җанлылыгы, киң күңеллелеге чагыла. "Нәзер аты" буларак мәгълүм әлеге йоланың нигезенә тагын да тирәнрәк мәгънә салынган. Ул бәла-казадан котылу һәм бу якты дөньядан киткән әби-бабаларның рухларын олылау, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән бәйле
Барлык флаглар да бездә кунакта
Чыннан да, Сабантуй елдан-ел матуррак үтә, киңәя, бизәлә бара. Иске дусларны мәйданга җыя, яңаларын булдыра. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән питрәчлеләрне транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин котлады. "Питрәч районында хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Алар республика икътисады үсешенә зур өлеш кертә",- диде ул. Берничә район кешесенә Рәхмәт хатлары тапшырды. Мактаулы кунаклар исемлегендә "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, бәйрәмнең иганәчесе Рәфкать Кантюков, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Дәүләт Советы депутаты Виктор Бударин, эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаев, "Ак Барс" хоккей клубы ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, бәйрәмнең иганәчесе Сергей Мухин, Татарстан Республикасы Ростехнадзорның Идел буе идарәсе Казан территориаль бүлеге башлыгы Алмаз Насыйбуллин, Казан эчке эшләр идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров һәм башка бик күп кунаклар бар иде.
Пенза өлкәсе Городищенск районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Лилия Жерикова җитәкчелегендәге делегация Пенза өлкәсе губернаторыннан сәламнәр һәм бүләкләр алып килгән иде. Питрәчлеләрне шулай ук Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылы делегациясе җитәкчесе, "Әләзән" ҖЧҖ генераль директоры, Пенза өлкәсенең җирле милли татар автономиясе рәисе Кязым Дебердеев сәламләде. Пенза кунаклары Питрәч Сабан туена беренче тапкыр гына килми инде. Бәйрәмдә күп кенә эре акционерлык җәмгыятьләре директорлары катнашты. Быелгы Сабантуйда Кытай журналистлары да катнашты. Бәйрәм аларга бик ошады.
Иң яхшылар мактала
Сабантуйда кыр эшләренә йомгак ясала. Һәм, билгеле, төп игътибар мәйданда игенчеләргә бирелә. Аларның хезмәте мактауга һәм хөрмәткә лаек. Намуслы хезмәтләре өчен район авыл хуҗалыгы алдынгылары, иң яхшы механизаторлар бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында "Ак барс-Питрәч" агрофирмасы" механизаторы Рушан Гайфуллин (хезмәт көндәшлегендә ул 1 нче урын яулады), "Питрәч азык төлек корпорациясе"ннән механизатор Рафаэль Идиятуллин (2 нче урын), "Алтын башак"тан механизатор Павел Спасеев (З нче урын) исемнәре аталды.
Сабантуйда үткән сезон нәтиҗәләре буенча терлекчеләр хезмәте дә билгеләп үтелде. Ә Социалистик Хезмәт Герое Мәрфуга Шәйхиева исемендәге күчмә кубок "Ак барс-Питрәч" агрофирмасыннан машина белән саву операторы Илсөяр Гайнуллинага тапшырылды. Ул үзенә беркетелгән 40 сыерның һәркайсыннан 5308 килограмм сөт савып ала.
Аңа Питрәч муниципаль район башлыгы мактау грамотасы һәм Җиңүче тасмасы бирелде.
Газетада бөтен кешенең исемен атап чыгу мөмкин түгел. Бары шуны гына әйтергә мөмкин, Сабантуйда "Иң яхшы авыл чишмәсе" район бәйгесенә йомгак ясалды. Иң яхшы чишмәләр Пановкада, Кибәк Илендә һәм Кәвәл авыл җирлегендә.
Туйда бии тукмак та
Сабантуйда тамашачы һәм чыгыш ясаучылар гаҗәеп бердәмлеге ачык сизелеп тора. Ул көчле бер табигать күренеше кебек сине бөтереп ала. Бердәм тормыш энергиясе барлыкка килә. Син монда тамашачы да, катнашучы да.
Сабантуй башындагы күрсәтмә чыгышны гына алыйк. Анда балалар коллективлары да, халык фольклор ансамбльләре дә, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да, Халыкара, Россия һәм Татарстан иҗат бәйгеләрендә җиңүчеләр дә катнашты.
Чыгыш вакытында мәйданга якынча 300 катнашучы чыкты. Алар искиткеч бәйрәм тамашасы күрсәтте. Ул Татарстанның тарихи-мәдәни мирас елына багышланды.
Сабантуйда элек-электән хәрәкәтле, тапкыр ярышлар күп булган. Иң мөһиме - көрәш. Дистәләгән көрәшче мәйданда көч һәм өлгерлектә сынашты. Төп бүләк, билгеле, тәкә.
Тәкә һәм ВАЗ-2107" автомобиленә Илдар Аббасов лаек булды.
Тарих сәхифәләре бик тиз үтә. Ә Сабантуй гел яшь, тормышчан, куәтле булып кала бирә. Ул татар халкының көчен, энергиясен күрсәтә. Безнең халкыбыз иҗатта да, зирәклектә дә сынатмый.
Гаҗәеп бәйрәм Сабантуй! Кешеләрне сөендереп яшә син!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса