Халык санын алу үзенчәлекле булачак
Киләсе Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак. 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 июненә кадәр булган катлаулы территорияләрдә.
Бөтен дөнья буенча эпидемиологик хәл аркасында, агымдагы елның 27 июнендә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин халык санын алуны 2021 елның апреленә күчерү турындагы карарны имзалады.
Булачак халык санын алу Россия тарихында беренче цифрлы исәп алу булачак. Һәр исәпкә алучы махсус программа белән: электрон исәпкә алу кәгазе, шулай ук мәгълүматларны саклау куркынычсызлыгын тәэмин итүче технологияләр белән планшет алачак.
Шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталында теләсә кайсы уңайлы вакытта электрон битләр аша мөстәкыйль рәвештә халык санын алуда катнашу мөмкин булачак.
Исәпкә алу өчен исәпкә алу участоклары да булачак, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да.
Булачак Бөтенроссия халык санын алуга якынча нәтиҗәләр 2021 елның октябрендә ясалачак. Соңгы нәтиҗәләр рәсми рәвештә 2022 елның IV кварталында басылып чыгачак.
Бөтенроссия халык санын алу күп кенә сорауларга җавап бирәчәк. Мәсәлән,
Россиядә күпме кеше яши? Илебез халкының милли составы, җенесе, яше, гаилә хәле нинди?
Шунысы кызык, әле 60 ел элек кенә җирдәге халык саны 3 миллиард кеше тәшкил иткән. Ә 1987 елның 11 июлендә планетаның 5 миллиардынчы кешесе туган. Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән бу көнне Бөтендөнья Халык көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта планета халкы 7,8 миллиард кешегә җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа