Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Килдек, дуслар, Идел-диңгез кичеп

30 июньдә Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында Сабантуй бәйрәме уздырылды. Анда районыбыздан күпсанлы делегация катнашты. Делегацияне район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин үзе җитәкләде.

Сәфәргә әзерлек
Кайберәүләр делегацияне Әләзән Сабан туена ял итеп кайтырга, кунак булырга бара икән дип уйласа, нык ялгыша. Татарстаннан шактый ерактагы төбәктә Сабан туенда катнашу - делегация әгъзаларыннан зур хезмәт таләп итә. Шуңа да алдан җитди әзерлек сорала: артистлар кат-кат репетиция ясый, көрәшчеләргә яхшы формада булырга кирәк, ә район җитәкчелеге барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итә. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки без Татарстан Республикасы исеменнән эш итәбез. Бу зур җаваплылык.
Мәйданда иртәдән эш кайный
29 июньдә иртәнге сәгать 10 да уңайлы зур автобуста район делегациясе белән юлга кузгалды. Салонда артистлар, көрәшчеләр, спорт хөкемдарлары, җитәкчеләр. Озын юл бер дә ардырмады, җырлап, кызыклы әңгәмәләр оештырып бардык.
Шул ук көннең кичендә Әләзән мәйданында идек. Безне бик җылы каршыладылар һәм ашаттылар-эчерттеләр. Аннары йокларга озаттылар.
Икенче көнне иртәнге алтынчыда без инде мәйданда идек. Эш гөрли башлады. Танылган "Пестречинка" сәүдә челтәре тавык итеннән әзерләнгән ашамлыклар күргәзмәсе тәкъдим итте. Шунда ук татып карарга да мөмкин иде. Кощак җәнлекчеләре мех әйберләр алып килгән, янәшәдә керамикадан эшләнгән, чигелгән әйберләр күргәзмәсе үзенә җәлеп итеп тора... Сабантуйга әле вакыт күп, ә без бәйрәмгә әзер идек инде.
Бездән тәҗрибә алалар
Сабантуй башланганчы, югары кунаклар мәйдандагы күргәзмәләрне карап йөрде. Шунысы игътибарга алырлык, хуҗалар быел күргәзмәләрен бик яхшы оештырган. Городищенск районының һәрбер авыл җирлеге моңарда үз өлешләрен керткән. Күргәзмәгә куелган әйберләрнең төре исәпсез-хисапсыз иде - агачка юнып бизәк төшерүдән камыр әйберләренә кадәр куелган. Сабантуй кунакларының игътибарын затлы итеп эшләнгән тарантас җәлеп итте. Аны бу эш остасы Ислам Пятаев ясаган. Бу, чын мәгънәсендә, сәнгать әсәре.
Менә фанфаралар яңгырый, бәйрәм тамашасы башлана. Алып баручыларның сәламләү сүзләреннән соң, бәйрәм кунагы - Пенза өлкәсе хөкүмәт рәисе урынбасары Валерий Савин, Городищенск район башлыгы Геннадий Березин һәм башка мәртәбәле кунаклар халыкны бәйрәм белән котлады, изге теләкләр теләде.
Бәйрәмдә кыр батырларын, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын һәм социаль өлкә алдынгыларын бүләкләделәр. Дәртле музыка музыкаль-хореографик композиция башлануын хәбәр итә. Бәйрәмнең әлеге элементын әләзәнлеләр бездән өлге итеп алганлыгын әйтеп үтим әле. Пенза өлкәсе милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Кярым Дебердеев сүзләренә караганда, Питрәч Сабан туена һәрбер килүләрендә алар шундый ук бәйрәмне үз җирләрендә оештыру өчен үрнәк алып китәләр, аны үзләренчә тулыландырып, яңа эчтәлек, бизәкләр өстәп, күпсанлы катнашучы белән күрсәтмә чыгыш һәм халык осталары ясаган әйберләрдән күргәзмә оештыру мөмкинлеге алалар.
Сәхнәдә Питрәч делегациясе чыгышын әләзәнлеләр алкышлар белән каршылады - безнекеләрне якын туганнары, көтеп алган дусларыдай якын күрделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән әләзәнлеләрне һәм Сабантуй кунакларын Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сәламләде. Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин эчкерсез котлау һәм изге теләкләрдән соң хуҗаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Әләзәнлеләр "Җәүһәр" татар халык фольклор ансамбленең "Сабантуйга сөлге җыю" музыкаль хореографик композициясен бик җылы кабул итте. Татарстанның атказанган артисты Вил Усманов, яшь җырчылар Алинә Кабаева, Игорь Дмитриев, "Восторг" триосы һәм Ләйсән Шакирова әләзәннәргә музыкаль бүләкләрен юмарт тапшырды.
Ат чабышлары көтелмәгән бүләкләр китерде
Быел Әләзән Сабан туена үзебезнең җайдакларны алып барып, ат чабышларында катнашырга ният кылынды. Әйтергә кирәк, биредә спортның бу төрен бик яраталар. Аның үзенчәлеге дә бар икән: беренче булып тарантаслы атлар чаба. Ярыш бик кызык бара. Әмма, куркынычсыз да түгел. Тарантас әйләнер һәм бәла булыр кебек тоела. Бәхеткә, бар да имин үтте. Әлеге спортны яратучыларда каршылыкларны җиңү конкурсы зур кызыксыну уята икән. Җирле спорт мәктәбенә йөрүчеләр үз атларында бөтен элементларны оста башкарып, лаеклы бүләкләрен ала.
Эстафета токымлы чаптар атларга күчә. Дистанция - 1200 метр. Җайдакларның тәҗрибәсе һәм чаптар атларның җилдәй җитезлекләре үзен аклады - киеренке ярышта 1 нче урынны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Грент Бой кушаматлы аты алды. 2 нче урынга район башлыгы аты яулады, 3 нче урынга "Ак барс-Питрәч" агрофирмасы чаптар аты лаек булды. Шулай итеп, быелгы Сабантуй күп күңелле мизгелләр, көтелмәгән сюрпризлар бүләк итте.
Көрәш. Традициягә тугрылар
Татар-башкорт милли көрәше барган мәйданда киеренкелек артканнан-арта бара. Ныгып урнашкан традиция буенча безнең көрәшчеләр дә аңарда катнаша, һәм, әйтергә кирәк, призлы урыннар ала, абсолют батыр булып калалар. Быелгы ел да чыгарма түгел иде. Көрәшчеләребез Фәрхәт Фәйзуллин белән Владимир Медведев үз үлчәү категорияләрендә 1 нче һәм 2 нче урын алуга иреште. Билгеләп үтик, Әләзән Сабан туенда тагын бер традиция бар. Бу - хәйриячелек. Көрәшче-спортчылар яулап алган бүләкләрен җирле мәчеткә тапшырдылар.
Яңа очрашуларга кадәр
Бәйрәм тәмамланды. Быелгы Сабантуй Питрәч белән Әләзән арасында тагын бер якты сәхифәне тарихта калдырды, кардәшләр дуслыгын ныгытты.
Татарстан һәм Пенза өлкәсе арасындагы дуслык җепләре тагын да ныгыты. Әлеге кан-кардәшләр багланышлары үзара файдалы һәм дәвамлы булырына иманым камил. Чөнки алар нигезендә дуслык һәм үзара ихтирам, хөрмәт ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса